coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1Күренекле шәхес Фәүрия Мөхәммәтҗән кызы Шәрипованың вафат булганына 100 көн булды. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы якташыбызның якты истәлегенә багышлап кичә оештырды. Экраннан Фәүрия Шәрипованың тормыш юлына багышланган фотопрезентация күрсәтелде. Милли табын артында мәрхүмәнең рухына багышлап дин вәкилләре Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Фәннүр хәзрәт Казыймов, Тимур хәзрәт Ниязов Коръән аятьләрен укыдылар. Күренекле шәхес, РФнең атказанган табибы, Хезмәт Кызыл ордены кавалеры, Тубылның атказанган кешесе, биш чакырылыш шәһәр Думасы депутаты булып сайланган, күп еллар шәһәр татар милли–мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкарган Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы турында якташлары җылы сүзләрен кызганмадылар.

Кичәгә килгән кунаклар арасында шәһәр Думасы депутаты Валентина Беспалова, шәһәр хакимиятенең сәламәтлекне саклау бүлегеннән, ветераннар оешмасыннан Наталья Лесовец, Людмила Руденко, коллегалары Әминә Рашева, яшь табибә Юлия Маметова булдылар. Төрле буын кешеләре якташыбызның игелекле эшләрен, туры сүзле булганын искә алып сөйләделәр. Лаеклы ялда булган елларында да якташларына ярдәм иткән, иҗтимагый оешмаларда эшләп милли-мәдәни юнәлешне алып барган Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының якты истәлегенә багышланган кичәдә Төмән шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ветераны Рифкат Насыйбуллин, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәдинә Уразмәтова, Рәхилә Тагильбаева аның көчле рухлы, сынауларга бирешмәгән, тынгысыз җанлы шәхес булганын сагынып сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар себер-татар мәдәният үзәгенең музеенда да аның турында мәгълүмат булдырырга тәкъдим иттеләр. 11-2Фатыйма Мамшанова апасының васыять итеп калдырган калфагын кичәне оештыручы Айсылу Юнысовага тапшырды. Айсылу ханым милләт җанлы бөек шәхесләрен онытмаган, милли табын әзерләүдә ярдәм күрсәткән, кичәне оештыручы себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, үзәк коллективына, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Равилә Фазыловага, Рәсимә Абдрахмановага, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен юллады.

Күңел җылысын биреп оештырылган, якташыбызның якты истәлегенә багышланган кичә моңлы җырлар белән тәмамланды.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836