#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Төмән районында мәдәният көннәре” фестиваленә старт бирелде

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1314 март көнендә Салаир мәдәният йортында “Төмән районында мәдәният көннәре” фестивале үтте. Анда быел татарлар күпләп яшәгән хакимиятләрдән 400дән артык катнашучы 120дән артык номер күрсәттеләр, “декоратив-гамәли сәнгать һәм сынлы сәнгать” номинациясендә 90 кеше иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә балалар “Таң йолдызы”, зурлар “Халык сәнгате” һәм “Уйна, гармун!” бәйгеләрендә көч сынаштылар. Аларны район, өлкә һәм «Түгәрәк уен» фольклор фестивальләре жюри төркемнәре бәяләделәр.

Салаирның матур мәдәният йортында кунакларны гармун тавышлары, якты йөз белән каршы алдылар. Фойедагы кул эшләре күргәзмәсендә халкыбызның һәр яктан сәләтле булуы ачык чагыла. Иске татар календарен Альбина Бикмеева, Муса Җәлил әсәрләренә рәсемнәрне Лилия Хәлиуллина җитәкчелегендәге балалар ясаганнар. Тагын да тозлы камырдан, керамикадан, пластилиннан, йоннан, сәйләннән эшләнмәләр күрергә була. Ә тегү, чигү, бәйләүдән башка милли күргәзмә буламыни! Монда күргәзмәнең аз өлеше генә. Һәр әйбер соклану уята.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты председателе Владислав Чернов матур бәйрәм белән котлап, бәйгеләргә килүчеләргә уңышлар теләделәр. Фестивальгә изге теләкләр юллап өлкә диния нәзарәте вәкиле Искәндәр хәзрәт Юсупов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы председателе Ләйсән Хөрмәтуллина, район автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин үз сүзләрен әйттеләр. Ләйсән Хәмзә кызы федераль татар автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов исеменнән Альберт Мөхәммәтгали улына бүләк тапшырды. 11-14Аннары Ямбай, Муллаш, Каскара хакимиятләренең иң яхшы төркемнәре осталыкларын күрсәткәннән соң, көне буена сузылган конкурс чыгышлары башланды. Шунысы сөенечле, хакимиятләрнең үзешчәннәре өчен алдан ук билгеләнгән вакытка гына киләләр. Алдагы еллар шикелле иртәдән кичкә кадәр эссе залда интегеп утырасы юк. Ә гала-концерт һәм шунда ук бүләкләү тантанасы 28 мартта була. Нәтиҗәне дә көтеп утырырга кирәкми. Ә бу көнне һәркем бар көчен, осталыгын җыеп, еллар буе өйрәнгән җыр-биюләрен, халык йолаларын күрсәтергә, шигырьләрен сөйләргә, уен коралларында уйнарга тырышты.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836