#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шатлыклы вакыйгалар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-10Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре уңаеннан Яркәү районының Яңа Кәешкүл авылында Төмән дәүләт университы профессоры Хәнисә Алишина авторлыгында чыга торган “Күренекле шәхесләр” сериясендәге Бөек Ватан сугышы ветераны, педагогик хезмәт ветераны Тимир Карманов турындагы китапның тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге истәлекле бәйрәм турында ветеранның кызы – Рәйсә Айтбаева язып җибәрде. Мәктәптә Тимир Әбделвәли улы династиясенең 40лаган вәкиле, педагоглар, укучылар хөрмәтле кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алалар.

“Бердәм Россия” партиясеннән Гөлниса Фәхретдинова, Төмән дәүләт университы профессоры Гөлсинә Ниязова, өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Алсу Хәйретдинова тәбрикләү сүзләрен әйткәч, хөрмәтле шәхес турында кызлары, оныгы истәлекләрен сөйлиләр. Чыгышлар арасында концерт номерлары күрсәтелә. Кичәнең бизәге булып оныгы Әлфия Кормашева әзерләгән фотокүргәзмә, слайдлар истә калалар.

Ә шул ук районның Тархан авылында "Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге" "Безне берләштерә торган шәһәр" халыкара мәдәни-агарту проекты нигезендә халыклар дуслыгы фестивале уздыра. Фестивальдә Һиндстан, Гана, Мисыр, Нигериядән килгән чит ил кунаклары катнаша. “В контакте” социаль челтәрендә Ольга Корниевская: “Татар авылында узган "Халыклар дуслыгы" фестивале чит ил студентларыннан оештыручылар адресына гарәп, инглиз, рус һәм татар телләрендә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Яшьләрне ачык йөз белән каршы алдылар, милли ашлар ашаттылар, алар өч ат җигелгән чанада йөрделәр, зырян музей-йортында экскурсиядә булдылар. Студентларым “Пластун” хәрби-патриотик клубы үсмерләре ярдәмендә казак шашкаларын кулланып карадылар, автомат сүтеп-җыйдылар, оялмыйча такмакларга биеделәр, канат аша сикерделәр, ә аннары аны тарттылар, авыл клубында мич янында җылындылар һәм фотога төштеләр, таныштылар”, - дип язып куйган. 11-11Студентлар да әлеге бәйрәмдә тагын да катнашырга теләкләрен белдергәннәр, бик ошатканнар. Алар өчен әле спорт ярышлары, ат чабышы да булган.

Тархан авылы клубында бәйрәм уңаеннан танылган рәссам Әлфея Мөхәммәтованың “Минем тамырларым” шәхси күргәзмәсе ачылуы турында да хәбәр итә Хәнисә Алишина. “Күргәзмәне ачу тантанасында күпсанлы туганнары, авылдашлары, кунаклар, иҗат итүчеләр, гамәли сәнгатьнең һәм рәсем сәнгатенең барлык төрләренә ия булган Әлфея ханымның күпкырлы үзенчәлекле иҗатын яратучылар катнаштылар. Әлфея Мөхәммәтованың әтисе Тархан авылыннан”, - дип язды ул. Туган ягына олы хөрмәт белән алып килгән күргәзмәсен якташлары соклану, горурлану хисләре белән тамаша кылалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836