Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Разведчик Героебыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл елгасы буенда урнашкан зур булмаган татар авылы - Кала (Тарханы) Яркәү районына керә.

Ошбу авылда 1921 елның 8 март көнендә Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев дөньяга килә. Әнвәр 15 яшеннән бирле колхозда хезмәт итә башлый. Нинди генә эш булмасын - җир сөрү, иген чәчү, кырга орлык ташу һәм башка төрле бурычларны Әнвәр тулысынча башкара, чөнки гаиләдә балалар саны күп булу сәбәпле, әти-әнигә булышырга туры килә.

11-2

1940 елда Әнвәрне Кызыл Армия сафларына алалар, ул Ерак Көнчыгышта (Дальний Восток) хәрби хезмәтен башлый. Озак та узмый, сугыш башлана. Сугышның беренче айларыннан бирле фронтта була. Китәр алдыннан әнисе Сәлиха апага әйтеп калдырган: «Мин сугышта батыр булып үләм, я булмаса батыр булып кайтам», - дигән. Ире Мәди абый һәм улы сугышка киткәч, Сәлиха апа кул астында тагын 5 баласы кала. Аларны ашатып үстерү өчен бик күп көч түгәргә туры килә. Ул гына да түгел, иптәше сугыш кырларында һәлак була.

Әнвәр Бөек Ватан сугышында 246 нчы укчылар дивизиясе кул астында Мәскәү шәһәре өчен көрәшә, Калинин фронтында һәм Ржев шәһәрен азат итүдә катнаша. Ә Курск бәрелешендә сержант Калиев инде разведрота составында була. 326 нчы аерым разведротаның разведчигына күп нәрсәне өйрәнергә туры килә. Иң беренче - батырлык, көчле булу, каушап калмау. 1943 елның июнь аенда Курск өлкәсенең Виженка поселогы тирәсендә 4 разведчик, алар арасында Әнвәр Калиев, дошман ягына китәләр. Көтмәгәндә боларның каршысына дошман разведчиклары килеп чыга - бер взвод чамасы. Безнекеләр атышны башлыйлар һәм ошбу бәрелештә Әнвәр бер үзе 12 фашистны атып үтерә. 3 атна үткәч, разведка группасы белән Әнвәрне фронт сызыгының дошман ягына җибәрәләр. Монда аларга бурыч куела: мәгълүмат табу өчен берәр яки берничә немец солдатын, булып чыкса офицерны тотып, аяк-кулларын бәйләп штабка тапшырырга. Үз арада бу бурычны «тел» табу дип әйткәннәр. Дошманның сакчылары янына тыныч кына, сиздермичә килеп җиткәч, Әнвәр беренче булып дошман траншеясына ыргыла һәм шунда ук тиз арада кул сугышында 3 фашистны егып сала.

1943 елның 16 нчы сентябрь көне, Әнвәр разведгруппа белән чираттагы сәфәрдә, Десна елгасын дошманга белдермичә чыгып өлгерәләр һәм ул алдан дошманның алгы линиясен күзәтеп ала һәм сугыш техникасының кайсы урыннарда урнашканын белеп, штабка бик файдалы һәм мөһим мәгълүмат китереп тапшыра.

Бигрәк тә Украинаны азат итүдә һәм Десна белән Днепр елгаларын алганда Әнвәр Калиевның роле бик зур булган, дип укыйбыз тарих документларында.

1943 елның 19 нчы октябрь көне - Армия житәкчеләре тарафыннан приказ игълан ителә: Европада иң зур булган елгаларның берсе - Днепрны үтеп чыгарга, безнең гаскәрне туктатмыйча алга баруны хәл итәргә кирәк була. Приказның мәгънәсен ишеткәч, биш батыр разведчик, Әнвәр бергә, ике калын бүрәнәне сал формасында бәйләп, елганы бозлы судан йөзеп чыгалар. Инде әкрен генә, үзеңне сиздермичә дошман ягына атлыйсы бар. Бер хәтле баргач, каршыларында блиндаж күрәләр. «Көтмәгәндә килеп кереп, аптырап, куркып калган немецларны тиз арада тар-мар итеп, кем килде түгел, ә дивизия башлыгын, документлары белән бергә кулга алдык», - дип сөйләгән сугыштан кайткач Әнвәр абый.

Барысын исәпләсәң, 33 «тел» тотып китергән, алар арасында немец лейтенантын, тагын бик важный документлар белән полковникны алып килә. Ышанмаслык хәл, шуларны укыйсың да шаккатасың. Нинди кодрәт, көч булган Әнвәр абыйда! Сокланырлык!

1943 елның декабрь аенда сержант Калиев разведка бүлегенең командиры итеп билгеләнә. Аның сугышчан характеристикасында болай дип язылган: «Будучи командиром отделения, сержант Калиев отлично подготовил бойцов, передавая накопленный опыт разведывательной деятельности. Пользуется большим авторитетом. В наступательных боях дивизии на 1-м Украинском фронте показал себя способным младшим командиром, умело и настойчиво добивающимся выполнения поставленной задачи».

СССРның Югары Советы Указы белән 1944 елның 15 нче январенда сугыш кырларында зур уңышлар һәм батырлык күсәткән өчен сержант Әнвәр Калиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән «Алтын йолдыз» ордены тапшырыла.

Әнвәр абый үзе Кала авылында туып үссә дә, аны күршедәге Карагай авылы зиратында күмгәннәр. Якында гына, зиратка каршы, авыл халкының көче белән, барча сугышта катнашучылар хөрмәтенә бик затлы мемориал комплекс урнаштырылган. Ә туган авылы Калада, яңа төзелгән Аллаһ йорты - мәчет тирәсендә, шулай ук сугышта катнашучылар исемлеге теркәлгән рәхмәт ташы һәм Әнвәр абыйга һәйкәл куелган.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836