Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Татар теленнән район семинары үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өченче семинар-киңәшмәсе Талымхан урта мәктәбендә узды.

Апаларны ачык йөз белән татар теле укытучысы, мәктәп директоры Эльмира Садыйкова каршы алды.

11-42

Семинар «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирүнең заманча сыйфатын тәэмин итү шарты буларак яңа педагогик технологияләр куллану» дигән тема буенча үтте. Эльмира Хәлим кызы «Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар» дигән темага ачык дәресне 5 нче сыйныф укучылары белән күрсәтте. Дәрестә балалар сүзләргә синонимнар табып, алар белән төрле сүзтезмәләр, җөмләләр төзеделәр. Шулай ук анонимнар белән эшләделәр, төрле биремнәр чиштеләр. Омонимнар кулланып, табышмакларның җавапларын эзләделәр. Дәреснең максаты: балаларны синонимнарны, антонимнарны, омонимнарны дөрес итеп куллана белү, татар теленә карата кызыксыну уяту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү иде. Укытучы куелган максатына иреште. Балалар тырышып эшләделәр, белемнәрен ныгыттылар. Шулай итеп дәрес бик кызыклы, тирән мәгънәле килеп чыкты.

Дәрестән соң укытучыларны актлар залына «Хәтер һәм Дан һәр заманга» дигән чарага чакырдылар. Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәслимә Мөхәмәдзянова әзерләгән. Балалар үзләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, җырладылар. Тәслимә Нурулла кызы әзерләгән әдәби-музыкаль композиция, буыннар багланышын саклап калуның һәм яшьләргә халкыбызның героик үткәне турындагы белемнәрне тапшыруның мөһимлегенә ачык мисал булды.

Семинарның теоретик өлешендә мин - Каскара урта мәктәбе укытучысы тема буенча чыгыш ясадым. Рузилә Исмәгыйлова дәресләрне анализлап, семинарга югары бәя бирде.

Әлбинур Бакиева,
Төмән районы, Каскара поселогы.
Рәсемдә: Талымхан мәктәбендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836