Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Акъяр мәктәбендә очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Төрле чыгарылыш еллары укучылары Акъяр мәктәбендә очраштылар. Миңа алдан белдереп, кичәгә чакырдылар. Мин быел 87не тутырам, яшь вакыт түгел, йөрүләр кыенрак. Үзләре килеп алабыз, алып барып куябыз дигәч, барырга уйладым.

Әзерлек классыннан башлап 4 нче классны бетергәнче төп нигезне салучылар без, башлангыч класс укытучылары. Балалар белән төшкән фотосурәтләрне җыештырып стенд ясадым. 1974 елдан 1994 нче елга (пенсиягә чыкканчы) кадәр тулаем 5 чыгарылышны урта буын мәктәпкә озатканмын. Аннан соң, укытучылар җитешмәү аркасында, тагын җиде ел эшләдем. Шул еллар дәверен стендта күрсәттем. 2002 нче елда Акъярдан кызым янына Индрәйгә күчтем. 1974 нче елга кадәр Индрәй мәктәбендә дә эшләгән идем.

Инде кичә турында: нык әзерләнгәннәр. Кичәнең төп өлеше укытучылар, мәктәп һәм чыгарылган класс укучылары турында зур, бай эчтәлекле әдәби-музыкаль видео белән берлектә алып барылды. Башкаручысы башлангыч класс укытучысы Рәмилә Миръяминова, аңа булышучылар шул ук мәктәп укытучылары – Чулпан Качаева, Динара Кәримова һәм Ләлә Вәлеева.

Башлап мәктәптә күп еллар эшләгән, хәзерге көндә бакыйга күчкән укытучыларны экранда күрсәттеләр. Алар: Сәгадәт апа һәм Кави абый Мәүлетовлар, Сәкинә апа һәм Шәйдулла абый Казымовлар, Әнүзә апа Шаматова һәм Әнүзә апа Хәлитова, Сара апа Тузбакова, Роза апа Качаева, Хатыйп абый Хәбибуллин, Әкрам абый Мадьяров һәм Хәлил абый Зимагулов. Җыелган халык, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Халык күп булды. 50 елдан башлап һәр чыгарылышка аерым-аерым биремнәр, шигырьләр, җырлар, искә алулар – барысы бер-бер артлы үрелеп барды. Алып баручылар - кыз белән малай шунда ук үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Оста сөйләүләре, үзләрен тотышлары белән килгән кунаклар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Һәрбер чыгарылышның чыгышыннан соң, Рамилә апа нәтиҗә ясап, аңлатма биреп, киләселәрне сәхнәгә чакыра барды. Кичә озакка сузылса да, үзенең эчтәлекле, килешле төзелеше белән бер дә ялыктырмады.

Икенче өлештә һәрбер чыгарылыш үзенең укытучылары белән аерым кабинетларга таралдылар. Миңа үзем эшләгәндә укыткан кабинетны биргәннәр. Минем төзегән стендны стенага урнаштырганнар, шуның буенча әңгәмә кордык. Анда 1974-2002 еллар дәверендә үткәрелгән мероприятиеләрне тасвирлаган мәктәп, балалар һәм ата-аналар. Шунда минем оныгым Руслан Тилимбаев та бар. Ул Акъяр урта мәктәбендә укыды. Башлангыч класста үземдә белем алды. Тормышы Индрәйдә иде. Соңгы елларда бигрәк авыр вакыйгалар кичердем. 2024 елны бердәнбер кызым бакыйга күчте. Оныгым шул ук елны беркемгә әйтмичә контракт төзеп МХО киткән. 2025 елның апрель аенда сугыш кырында һәлак булган. 7 ай хәбәрсез югалучылар арасында исәпләнгән. 12 ноябрьдә Индрәй зиратында җирләнде. Оныгымның урыны оҗмахта булсын. Кичәдә классташлары, дуслары булды.

3 нче чыгарылыш классларым арасында конкурслар үткәрдем. Әлбәттә, сораулар, заманча фикерләүгә карата мәсьәләләр, биремнәр, җиңүчеләргә призлар әзерләгән идем. Бик күңелле булды. Укучыларым барысын да булдырдылар. Афәрин!

Өченче өлеше – чәй эчү. Укучыларым: Лилия Шаматова, Татьяна Соловьева, Динә Качаева, Денис Сагидуллин, Олег Сагидуллин, Хәйдәр Шаматов бик бай, килештереп өстәл корганнар. Шушы классымның зур классларда класс җитәкчесе Роза апа Качаева иде. Аның бакыйга күчүенә дә байтак еллар үтте. Урыны оҗмахта булсын. Бу классны ул 1996 елда чыгарды. Балалар мәктәпкә кергән вакытларыннан бик үзгәргәннәр. Кызлар – берсеннән-берсе чибәр хатын-кызларга, ә малайлар – күркәм ир-егетләргә әверелгәннәр. Гаиләләре, эшләре, тормышлары турында сөйләштек. Бик күп бүләкләр бирделәр. «Яңарыш» газетасы аша укучыларыма, укытучылар коллективына зур рәхмәтемне белдерәм.

11-42-26

Галия КӘРИМОВА,

Төмән шәһәре.
Рәсемдә: очрашуда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836