Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Искитмәле хатын-кыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Ахман-Урманбаш авылында яшәүче Гөлнур апа Хәйруллинада кунакта булдык. Шәхсән үзем чын мәгънәсендә Гөлнур апага бу авылга 50 ел элек килен булып төшкәннән бирле сокланам. Ул да Урманбаш килене, тик бер 10 елга миннән алдарак килгәндер.

1977 еллар. Авыл гөрләп тора, совхоз фермаларына яшьләр, хатын-кызлар, ир-атлар эшкә йөриләр. Шул заманда Гөлнур апа авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә иде. Ул вакытлар укытучыларга хөрмәт зур, олысы-кечесе «апа» дип йөртәләр. Ә без шәһәрдән авылга бәйрәмнәргә кайтканда, концерт карарга клубка кергәндә, Гөлнур апаны күркәч, аның чибәрлегенә күбрәк игътибар иткәнбездер. Юка, җиңел гәүдәле, җитез, уңган Урманбаш килене иде ул чакта, әле дә бирешми.

11-4-26

Күпме еллар узган, күпме сулар аккан. Тормыш иптәше Равил абый белән үстергән арсландай 5 уллары инде оныкларына үзләре бабай булганнар. Әле күптән түгел, тормыш иптәше Равил абый рухына, бу дөньядан бакыйга күчкән әти-әни, әби-бабайлар һәм күрше–күләннәргә багышлап Гөлнур апа Коръән ашы уздырды. Үзе дә инде 90 яшьнең бусагасына басып килгәндә, нинди зур һәм саваплы эшкә алынуы тагын бер кат соклану хисләре өсти.

Кунакларны күп чакырган. Гадәттәгечә, беренче табынга ирләр утыра. Әнә – Гөлнур апаның биш улы өстәл артында. Кай арада бер-бер артлы үсеп җиткәннәр дә, үзләре әтиләр булып, ул-кызларын тормыш юлына озатып, хәзер инде чал чәчле бабайларга да әйләнгәннәр.

Табыннар тулып торды. Гөлнур апаның үзе сыман, уңган, булган биш килене аш-су ташып, кунакларны сыйлап озаттылар.

Коръән ашыннан соң Төмәнгә кайтып, 5-6 көн узар-узмас, Гөлнур апа шалтырата: «Якшәмбе көнне зур кунаклар килә, син дә килеп кит әле», - ди.

Көткән көнне кунакларыбыз Төмәннән килеп тә җиттеләр. Болар Усмановлар гаиләсе икән. Таныштык, исәнләштек: гаилә башлыгы Айрат, аның хатыны Оксана һәм аларның дәү үскән ике уллары. Монда килүләренең сәбәбе: нәсел-тамырларын эзләп йөрүләре. Айратның бабасының атасы – Гомәр исемле кеше бу авылга Татарстан ягыннан килеп төпләнгән булган. Ахманка елгасы ярында зур, матур йорт төзегән. Советлар чоры башлангач, йортын талап, үзен сөргенгә сөргәннәр. Аның йортыннан мәктәп ясап, ничәмә буын балалары шул мәктәптә белем алганнар. Гөлнур апа да шул мәктәптә кырыктан артык ел укыткан. Мәктәпне әле дә буяп, тәртипкә китереп карап торалар.

Айратның хатыны Оксана Юрьевна «Музей Тюменских историй» тарихи остаханәсенең проект авторы һәм җитәкчесе ны буларак, моңа кадәр Гөлнур апа белән очрашып, Усмановлар нәселенә кагылышлы материаллар туплап, әзер язмаларны Гөлнур апага бүләк итте. Бар да ата-бабаларының төп йортларын эзләп Урманбашка килсәләр, Гөлнур апага керәләр. Чөнки ул авыл тарихын, анда яшәгән кешеләрне бик яхшы белә.

Гөлнур Әкрам кызының шагыйрә һәм язучы булуын да белмәгән кеше юктыр. Берничә китабы да дөнья күрде. Аның шигырьләрен, хикәяләрен бик яратып укыйлар. Алар тарихи, чынбарлыктан алынган язмалар.

«Яңарыш»ның 13 нче санында (2026 ел) Гөлнур апаның «Атлар... Атлар...» дигән мәкаләсе чыкты. Бу язманы хәйраннар калып укыдым. Мәкаләдә чынбарлык, кеше башыннан узган хәлләр.

Менә шундый безнең Гөлнур апабыз. «Яз җитә, үсентеләр утырта башларга кирәк», - дип сөйләнүен ишетеп калдым.

- Гөлнур апа, нәрсә сөйлисез? Нинди бакча? Ял итегез, җитәр инде, гомер буе эшләп туймадыгызмы?

- Юк, язга чыккач, мин җирдә казынып җиңеләеп кенә китәм, - дигәч тынып калдым. Гомер буе эшләгән кешене кинәт кенә туктатып калу мөмкин түгел. Ул чапкан атны туктату белән бер.

11-41-26

Ә аның өендәге кул эшләрен күрсәгез, исегез-акылыгыз китәр. Килгән кунаклар да, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп хәйраннар калдылар. Идәннәр үзе ясаган җәймәләр белән тулган, чигелгән мендәрләр, стенадагы чигелгән кул эшләре, ә иң искитмәлесе – эчке бүлмәдәге өстәл өстен тутырып аккошларны тезеп утырткан. Кай арада өлгерәдер, бәйли, чигә, мәкаләләр, шигырьләр яза, бакчада бөтен җиләк-җимешне, яшелчәләрне үстерә.

Никадәр аннан үрнәк алып, Гөлнур апага охшарга тырышсак та, бездән булмас кебек.

Наилә САФИУЛЛИНА
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: Усмановлар Гөлнур апада кунакта, кул эшләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836