Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Февральнең бәйрәм көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Анда Россиянең 22 төбәгеннән 197 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештыруында узган олимпиада туган телнең абруен ныгытуга, үсеп килүче буынның белем сыйфатын күтәрүгә һәм укытучыларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Өлкәбез укучыларының олимпиадага керткән өлеше аерым горурлык булды. Язма тур татар теле һәм әдәбиятын белү нечкәлекләрен тикшерсә, ә «Нәфис сүз» бәйгесе укучыларның талантын ачты. Олимпиада нәтиҗәләре лаеклы бүләкләр китерде. Җиңүче дипломы белән Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Диана Хөснетдинова (укытучысы Халидә Кирамова) бүләкләнде. Призерлар дипломнары Диана Агуновага (Төмән округы, Индрәй урта мәктәбе, укытучысы Рузилә Исмәгыйлова), Эвелина Әхмәтчановага (Вагай округының Юрмы урта мәктәбе, укытучысы Гүзәл Гайсина), Ләйлә Фазыловага (Тубыл округы, Вәчир урта мәктәбе, укытучысы Гөлшат Турышева) тапшырылды. «Нәфис сүз» иҗади конкурсында Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп Төмән округының Талымхан урта мәктәбеннән Умар Бәширов һәм Тубылның 15 нче мәктәбе укучысы Яна Назырова (укытучылары Эльмира Садыйкова һәм Банисә Ниязова) призерлар булдылар.

- Төбәкара олимпиада ике турдан торды: язма һәм телдән. Язма тур үз эченә татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрне үтәүне ала. Биремне үтәү өч сәгать дәвам итте - грамматиканы белүне генә түгел, текстларны тирәнтен аңлауны да таләп итә торган катлаулы биремнәр иде, мин берничә тапкыр тикшереп, ахыргача тырышып утырдым.
5 нче сыйныфта безгә яңа укытучы – Халидә Хәлидулловнаны сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар. Ул минем сыйныф җитәкчем генә түгел, рус, татар теле һәм әдәбияты укытучым да, иң яхшы дустым да. Ул максатчан, актив, шуңа күрә аның белән мин бик күп конкурслар һәм олимпиадаларны уңышлы үттем һәм ул миңа һәр җирдә ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә олимпиадада җиңү татар телен тирәнтен белүне генә түгел, телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтнең чиге булмавын күрсәтте. Бер көндә килеп, тиз генә олимпиадада җиңеп булмый. Бу - берничә ел максатчан эш һәм әзерлек нәтиҗәсе.
Халидә Хәлидулла кызы һәрвакыт әти-әниләр белән бергә эшләде. Татар теленә мәхәббәт - минем әти-әнием Эльмира һәм Раил Хөснетдиновларның зур хезмәте. Өйдә без һәрвакыт туган телдә сөйләшәбез. Әти-әниемә мораль һәм матди ярдәмнәре өчен рәхмәт. Минем олимпиадада җиңүем - әти-әниемнең дә казанышы. Безне озатып йөргән төркем җитәкчесе Тимур Гыйльметдиновка да рәхмәт белдерәсе килә.
Иң күңеллесе - нәтиҗәләрне игълан итүләре һәм җиңүче дипломы, мин җиденче күктә идем. Иң тәэсирлесе - Казан шәһәре буенча экскурсия, төп истәлекле урыннарны карадык, Бауман урамында йөрдек, - дип Диана Хөснетдинова шатлыгы белән уртаклашты һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Казандагы чаралар гел мәдәни ял белән баетыла. Программаның икенче көнендә үк, биремнәрне чишкәч, яңарак ачылган Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына юл алдылар. Бу данлыклы театр сәхнәсендә яшь тамашачылар «Көзге кайтаваз» спектаклен күрделәр. Икенче көнне эстафетаны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры кабул итте. Биредә балаларны «Хыял артыннан» спектакле көтә иде. Динамикасы һәм якты образлары белән аерылып торган бу куелыш яшь тамашачыларны үзләренең изге теләкләренә юл уңаеннан мавыктыргыч сәяхәткә алып китте. Спектакль үз-үзеңә ышануның, кыенлыкларны җиңүнең һәм үз йолдызыңа иярүнең мөһимлеге турында сөйли иде. Бу театр кичәләре күңел ачу гына түгел, ә кыйммәтле тәрбияви белем бирү тәҗрибәсе дә булды.
Безнең талантлы катнашучыларыбыз апрельдә Казанда узачак татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада да сынатмаслар дип ышаныйк.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: өлкәбез җиңүчеләре.