Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән округы Думасында иҗтимагый яшьләр палатасының беренче утырышы булды. Бу көн актив, амбициоз һәм битараф булмаган 24 яшь кеше өчен үзенчәлекле вакыйгага әверелде.
Яшь җәмәгать эшлеклеләренең эшенә Төмән округы Думасы рәисе Валентин Клименко һәм аның урынбасары Елена Дремина старт бирде. Тантаналы шартларда алар палата әгъзаларына беренче таныклыкларны тапшырдылар. Бу — хәзер округ яшьләренең үз тавышы һәм карарларга йогынты ясау мөмкинлекләре булуының рәсми билгесе.
Беренче чакырылыш геройлары кемнәр алар?
Бу — үз җилкәләрендә нәрсәнедер үзгәртү теләге генә түгел, ә иҗтимагый эшнең реаль тәҗрибәсе, шәхси җиңүләре һәм һөнәри уңышлары булган 24 вәкил. Нәкъ менә аларга яшь буын мәнфәгатьләрен якларга, яңа идеяләр тудырырга һәм аларны тормышка ашырырга туры киләчәк.

I чакырылыш яшьләр палатасы составына Шыкча мәктәбе укучысы, актив җәмәгать эшлеклесе Ләйсән Исхакова да керде. Ул үзенең тәҗрибәсе, энергиясе һәм битараф булмавы белән максатларына ирешә алуын һәм кешеләрне үз артыннан алып бара белүен күп тапкырлар исбатлады.
Хәзер Ләйсән Рәис кызы яшьләр мәнфәгатьләрен округ дәрәҗәсендә яклаячак.
ВКонтактедагы Шыкча урта мәктәбе төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).