Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

90 яшьлек мамабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

12-1Түбән Тәүде районы Түбән Тарман авылында туып-үскән, бүгенге көнгә кадәр шунда яшәүче Асылбану Насыйбулла кызы Уразованың 22 мартта 90 яшьлек юбилее. Без аны яратып «Бануза мамабыз» дип йөртәбез. Сикәлтәле тормыш юлында аңа күп авырлыклар, югалтулар кичерергә туры килде. Бөек Ватан сугышына китеп картатабыз Насыйбулла кире кайтмады. «Хәбәрсез югалды» дигән кәгазен генә алалар. Картинәбез Азисә белән эне-сеңелләрен үстерү авырлыклары мамабыз җилкәсенә төшә. Кышкы ачы салкын көннәрдә биш пар күз ашарга тилмереп, түземсезлек белән аның эштән кайтып өйне җылытып, аш пешерүен көткән. Кызганычка каршы, игезәк кызлар авырлыкларга түзә алмыйча үлеп китәләр.

Безнең әтиебез Исиятне, кышкы салкын көннәрдә аяк киеме булмау сәбәпле, аркасына йөкләп мәктәпкә укырга йөртүе, аңа чалбар-күлмәк тектем, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләр олылар белән тигез эшләде, дип сөйләүләре әле дә хәтердә. Алар Бануза мамабызның онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләре.

Шундый авырлыклар кичереп, тырыш хезмәт иткән өчен Бануза мамабыз колхоздан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 1959 елда мактаулы сыер савучы буларак, Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ)барып, көмеш медальгә лаек була. Күп еллар мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Кышын утын ярып, үзе ташып мәктәпне җылыта, күлдән боз алып кайтып эретеп, балаларга боз суын гына эчерә, кышкы һәм җәйге каникулларда мәктәпне чистартып юып тора. Хәлебездән килгәнчә без дә аңа булышырга тырыштык. Мәктәпнең зур тәрәзәләрен юарга ярата идек. Эне-сеңелләре үсеп җитеп, үз тормышларын корып җибәргәч, Азисә картинәбез Бануза мамабызның бәхетенә 93 яшькә кадәр көн күрде. Олы яшенә карамастан, безнең Бануза мамабыз бакчада яшелчәләр утырта, матур гөлләр үстерә, урманда җиләк-җимеш җыярга ярата. Ул тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышының юбилейлы медальләре белән бүләкләнгән.

Тәския НАЗМЕТДИНОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836