#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебезнең асыл кызы

последние и лучшие новости искусства в мире

12-2“Яшисең син ил гамен кайгыртып”...

Яңарыш рухы алып килгән үткән юлыбызга әйләнеп карасак, төбәк татар поэзиясен башлап җибәрүче талантлар калдырган эзләрне күрербез. XX гасырның 90нчы елларында шагыйрь булып китәр өчен олы йөрәк, сабыр акыл һәм талантлы каләм кирәк иде, әле алай гынамы? Талантлар ачылып китсен өчен кайнап-ташып торган әдәби мохитнең булуы да шарт иде бит. Бар идеме ул шартлар иҗади көчләр өчен?

Яңа тарихи демократияләшү шартларында халкыбызның иҗтимагый үсеше кеше шәхесен рухи яктан баетып, шәхестә үзенең хокукларын, кешелек кадерен аңлау, милли горурлык хисе кебек сыйфатларны көчәйтеп өлгерде. Билгеле, милләтебезнең зыялылары бу форсаттан файдаланып калырга, кеше күңеленең иң кайнар хисләрен чагылдырган шигырьләре аша күңелдәгене тизрәк әйтеп калырга тырыштылар. Бүген мин төбәк шигъриятебезнең беренче карлыгачларыннан берсе – хис-моңга бай, фикер ачыклыгы белән язылган лирик, фәлсәфи-лирик шигырьләре, илдә урнаша килгән яңа иҗтимагый рух, тормышның үзәгендә туган проблемаларны күтәреп, тирән эчтәлекле публицистик мәкаләләр язучы “билгесез автор шигырьләре” исеме белән шигъриятебезгә килеп кергән шагыйрә Фәхриҗамал Габбас кызы Утяшева турында сүз алып барачакмын.

Поэзиянең барлык бизәкләрен, һәммә нечкәлекләрен сиземләп язучы Фәхриҗамал Утяшеваның туган туфрак, йорт, ата-бабалары әманәтенә тугрылык, ил иминлеге, халык, җыр язмышы турындагы шигырьләре үзләренең ихластан язылулары белән аерылып торалар. “Авыл өе”, “Шул якларда туган ягым”, “Җәйге иртә” һ.б. Шагыйрәнең иҗаты белән танышкан саен күңелдә бер уй, тойгы ныгый бара: ул беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле шагыйрә. Шигырьләре тыгыз фикерле, гадилек, пөхтәлек, тыйнаклык, фикер ачыклыгы белән аерылып торалар. Аз сүзгә зур мәгънә сыйдырып, халык теленнән оста файдаланып язылган шигырьләре үзенчәлекле образларга төренгән булуы белән күңелне биләп ала. Шигырьләренең һәр сүзе, сүз тезмәләре, җөмләләре, рифмасы, ритмикасы, сюжеты – барысы да бер фикерле, төп идеяне – кеше хисләрен ачуга буйсындырылган. Аз сүз белән кешенең интим тойгыларын, йөрәк серләрен гаҗәеп бер осталык белән әйтеп биргән “Очрашу” шигырен генә алыйк.

Йолдызларны
Бирдең миңа унлап!

“Саф моң
Туды күңелләрдә.

Шул моңлы көй
Гүя әйтте миңа:
“Син аны сөй
Тиң итеп җаныңа”.

Шуннан бирле
Булдык ата-ана
Хәзер инде күптән
Әби-баба.

Шушы гади генә юлларда лирик геройның зур тормыш юлы сыйган. Чәчәксез-чуксыз гади сүзләрдә фикер киңлеге, әхлакый сафлыкка омтылыш, сөйгәненә тугрылык укучыларны тирән тойгылар, олы хисләр дөньясына алып керә.

Кечкенә генә шигырьдә кызыл җеп булып сузылып барган “саф моң”, “шул моңлы көй”, “ә теге көй” төшенчәләре бар. “Моң” – күп нәрсәне аңлата, катлаулы төшенчә, тикмәгә генә ничә гасырлар буе бу төшенчәгә ишарә ясамаганнар. Муса Җәлилнең “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән сүзләрен искә төшерик; Фатыйх Кәримнең “Моң һәм көч” шигыре, Шәйхи Маннурның “Кичке моң”, “Солдат моңнары”, Илдар Юзиевның “Таныш моңнар”ы, Сибгать Хәкимнең “Моң барында шигырь бетми” һәм башка бик күпләрне атарга мөмкин. Әгәр бу шигырьләрне укып, чагыштырып карасак, барысында да моң төшенчәсе лирик геройның зур тормыш юлы, бөтен үткәне, бүгенгесе булып гәүдәләнә. Моң ул – ятышлы аһәңнәр, уйчанлык, кичергән газаплар, тормышта, эштә ирешелгән шатлыклар, күңел зурлыгы, тыйнак кына әйткәндә, лирик геройның зур тормыш юлы, рухи дөньясы, тарихы, яши торган җирлеге.

Әнә бит автор:

Ә теге көй, (моң төшенчәсендә)
Минем нурлы язым,

Ул безнең өй

Улларым һәм кызым.

Шушы дүрт юлда зур тормыш, сөеп-сөелеп яшәгән лирик геройның үткән юлы сурәтләнә. Үзәкне өзәрдәй “Саф моң”ы белән яшьлек мәхәббәтенең матурлыгын, фәлсәфи тирәнлеген, кайнар хисен җиткерә күңелгә. Авторның шигырендә бернинди ясалмалылык юк, аның һәр сүзе самими, шул берничә кыска сүзләрдән ул чын тормышның үзен, мәхәббәткә, сөйгәненә карата тугрылык, изге күңеллелекне сурәтли.

Шагыйрә Фәхриҗамал Утяшева иҗатында борынгы шагыйрьләрнең йогынтысы чагылыш таба. Борынгы шагыйрәләр көндәлек вак-төяк, тиз үтүчән ыгы-зыгы белән мавыгып тормаганнар, алар мәңгелек зур проблемалар күтәргәннәр, аз сүз белән тирән фәлсәфи фикер әйтеп бирә белгәннәр. Шигырьләренең серлелеге, илаһилыгы, тылсымлы булуы да әнә шунда – ул шәхси тойгыларны да меңнәрчә башка кешеләр күңелендә иң изге хис-тойгылар кузгатырлык итеп җиткерә алуында. Мисалга “Авыл өе” шигырен генә алыйк. Гади авыл халкына теләктәшлек итеп язылган бу шигыре киләчәккә зур өметләр баглап яшәүче авыл бар, аның киләчәге өметле, тормышның яхшыга таба үзгәрүенә ышанып, шул дәрт белән яшәүче халкы бар дип ышандыра, мәңгелек, җитди проблемалар күтәрә. Нибары берничә строфада шигырь укучыны үзенең авылына – өенә алып кайта. Шагыйрәнең туган йортына, туган җиренә, туган халкына карата үз йөрәгендә олы мәхәббәт хисе йөртүен “Авыл өе”, “Шул якларда туган ягым” дигән шигырьләре дәлил булып торадыр.

Фәхриҗамал Утяшәева “Яңарыш һәм мин” исемендәге документаль-публицистик китабындагы шигырьләрендә күбрәк иҗтимагый проблемаларны күтәрә, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләргә җавап эзли. Туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, динебезне торгызу һәм саклап калу, киләчәккә илтү, татарлыгыбызны, үзара татулыкны, бердәмлекне ныгыту юлларын күрсәтеп язган шигырьләрен укыгач, көрәшкә күтәрелгән шагыйрә-публицистны күз алдына китерәм. Шагыйрә күтәргән милләт язмышына, мәдәниятенә, туган-телгә, мәгарифенә караган бик күп мәсьәләләр әлегәчә хәл ителгән дип әйтеп булмый. Бүгенге Россия тормышындагы империячел сәясәтне, халык тормышын яхшыртуның, милли проблемаларның берничек тә хәл ителмәве турында ачынып яза.

“Яңарыш” һәм мин” җыентыгындагы бик күп мәкаләләренең идея эчтәлеге һәм авторның төп максаты бернәрсәгә кайтып кала: халыкчан, үткен, принципиаль эчтәлекле мәкаләләре белән милләтебезнең гомуми проблемаларын кыю һәм нигезле яктыртучы бердәнбер өлкә татар газетасы “Яңарыш”ны яшәтү, аны саклап калу. Кыю фикерле, кайнар рухлы көрәшче шагыйрә-публицистның китабын гражданлык батырлыгы дип бәяләп була. Аның язмаларын укыйсың да, горурланып, сокланып куясың. Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыртучы шундый шәхесләребез күбрәк булсын иде диясең. Илебезнең шаукымлы елларында әдәбият мәйданына килгән төбәк шагыйрь-шагыйрәләренең иҗаты безне халкыбызның күп гасырлык рухи хәзинәсен саклау, туган якны эчкерсез сөю, аның белән горурлану, халкы аша – аның теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә бүгенге көнгәчә әйтеп бетергесез зур хәзинә булдылар. Кем генә булмасын, зәвык белән язылган, тирән эчтәлекле шигырьләрне укып үзенә җан азыгы ала, эстетик югарылыкта язылган шигърият аң һәм хисләргә берьюлы тәэсир итеп әхлак нормаларын һәм эстетик карашларны тәрбияли.

Шигърияттә дә, публицистикада да үҗәт максатчан, хөр фикерле Фәхриҗамал Утяшеваның иҗаты гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияли торган эстетик югарылыгында язылган әсәрләр.

Талантлы безнең халык. Борын заманнардан ук аның күңеле хис-омтылышлар белән кайнап торган, ул үзен дә, дөньяны да аңларга, кеше буларак тормышны да үзгәртергә тырышкан.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә Фәхриҗамал Габбас кызы Утяшеваның юбилее уңаеннан кулыма каләм алуга зиһенгә әнә шул уйлар килде.

Хөрмәтле каләмдәшебез Фәхриҗамал Габбас кызы!

Син үткән тормыш юлы максатчанлык, хезмәт, тормышны ярату, камиллеккә омтылу һәм гаҗәеп ихтыяр көче. Бүгенге чынбарлыктан актуаль мәсьәләләрне күтәреп, җитди уйланып язылган мәкаләләреңнең нигезендә нәкъ менә шушы сыйфатлар ята. Без, синең каләмдәшләрең, югары культура, зыялылык, гаделлек, тыйнаклык, кешеләргә игътибарлы, туган-кардәшкә шәфкатьле, игелекле булу кебек матур әхлакый сыйфатларың каршында баш иябез, синең кебек каләмдәшебез, фикердәшебез булуы белән горурланабыз. Без сине шагыйрә буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, мәдәниятебезне яклаудагы, үстерүдәге хезмәтләрең өчен дә хөрмәт итәбез.

Туган көнең – юбилеең уңаеннан сине ихлас күңелебездән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран укытучы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836