Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменском облизбиркоме подвели окончательные итоги выборов. Россия Федерациясе Президентын сайлауда Төмән өлкәсендә тавыш бирү нәтиҗәсенең таблицасына өлкә сайлау комиссиясенең 36нчы утырышында кул куелды. Төмән өлкәсендә сайлауларда 843 548 (гомуми саннан 78,93%) сайлаучы катнашты. Шуларның 672 385е тавышларын Владимир Путин кандидатурасына бирде.

* * *

В Тюмень будет летать самолет, названный в честь погибшего в Сирии летчика. Ул Салехардтан Төмәнгә һәм Мәскәүгә очачак. RA-89073 борт санлы Sukhoi Superjet пассажир һава судносына Сириядә һәлак булган очучы-штурмчы Россия Герое Роман Филиповның исеме бирелде.

* * *

Тюменский завод по переработке картофеля заработает в будущем году. Упорово районында уникаль проект реальләштерелә. “КРиММ” агрофирмасы бәрәңге эшкәртү буенча завод төзи башлады. Хәзерге көндә булачак бинаның төп өлгесе (каркас) торгызылды, түбәне ябалар. Төзү эшләре белән бергә мөһим техника һәм җиһазлар сатып алу бара. Ел саен завод 30 мең тоннагача бәрәңге эшкәртәчәк. Әзер продукт консервланган төрдә яисә вакуум төрү материалында җитештереләчәк.

* * *

Правило о светоотражающих жилетах для водителей вступило в силу с 18 марта. Яңа кагыйдә буенча машина йөртүчеләр, тәүлекнең караңгы вакытында яшәү пунктларыннан читтә туктарга мәҗбүри булган очракта, яктылык кайтаргыч жилет яисә куртка кияргә тиеш. Әгәр юлда күрү чикләнгән икән, яңа кагыйдә шулай ук тәүлекнең көндезге вакытында да гамәлдә була.

* * *

Окружная выставка “ТюменьАгро 2018” пройдет в конце марта. Халык аграр фән һәм техниканың соңгы казанышын күрәчәк. Авыл хуҗалыгы техникасының һәм махсуслаштырылган җиһазның иң заманча өлгеләре, инновацион эшкәртүләр, технологияләр – боларның барысы да күргәзмәдә катнашучыларны көтә. Бу вакыйганың бер тармагы Төмән районы, Винзилида узачак. Урал федераль округының барлык субъектларыннан делегацияләр киләчәк. Түгәрәк өстәлләр һәм презентацияләр, тармаклы киңәшмә, семинарлар, мастер-класслар, конкурслар, уеннар үткәреләчәк. Күргәзмә өчен гомуми 50 гектар җир әзерләнгән.

* * *

Почта выпустила открытки с символикой тюменского этапа Кубка мира по биатлону. Аларны Төмәннең почта элемтәсе бүлекләрендә сатып алып булачак. Открыткалар Россия почтасының Төмән филиалы заказы буенча 3 000 данә бастырылды. Филателистлар һәм посткроссерлар түземсезлек белән яңа открытканы көтәләр.

* * *

Приемная компания на первую смену “Отрядов мэра” стартует в Тюмени 9 апреля. Документларны электрон талоннар буенча гына биреп булачак. Җәйге айларда 4 хезмәт сменасы оешачак. Балаларга сайлап алу өчен 45 һөнәр тәкъдим ителәчәк. Эш хакы барлык урыннарда бертигез булачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836