#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәртәбәле бәйгедә җиңү яулап

последние и лучшие новости искусства в мире

12-1Бу мәртәбәле бәйге ике турдан торды.

Беренче читтән торып башкарылган турда һәр укытучыга үзенең сайтында видеодәресне, портфолио һәм эссене, информацион картаны һәм башкаларны теркәргә кирәк иде. 20 укытучыдан сайлап, 11-15 мартта Казан шәһәренә 11 төбәктән укытучылар чакырылды.

Көн саен берничә сынау иде. Чаралар Казан шәһәренең 149 лицеенда үтте. Беренче көнне ТАССРның 100 еллыгына багышланган класстан тыш чара күрсәтелде. 5 сыйныф укучылары белән “Туган җирем – Татарстан” темасына проект эше төзелде. Балалар белән Татарстанның төрле байлыкларын эзләп тупладык, төзелгән сүзлек белән эшләделәр, диалоглар һәм шигырьләр сөйләделәр. Икенче көнне 5 сыйныфта “Тәмамлык” темасына татар теле дәресен үткәрдем. Укучылар илебезнең өч театры белән таныштылар: Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Ф.Волков исемендәге драма академия театры, Төмәннең драма театры.

Биремнәр үтәп, театрлар турында кызыклы мәгълүматлар турында сөйләделәр. Балалар бик актив катнаштылар, ныклы белемнәрен күрсәттеләр. Өченче көнне укытучыларга “Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда аутентик материаллар куллану аша укучыларның иҗади компетенциясен үстерү” дигән темага осталык сәгате (мастер-класс) үткәрдем. Дүртенче көнне төркемнәргә бүленеп проект эше эшләнде. Безнең төркем “Гаилә һәм мәктәп: хезмәттәшлек җирлеге” темасы буенча ата-аналар белән эшләгәндә башкарылган юнәлешләрне тәкъдим итәргә тиеш иде.

Шул ук көнне бәйге чарасы булган педкиңәшмәгә җыйдылар, аны жюри рәисе алып барды. Педкиңәшмәнең темасы алдан әйтелмәде. Аны чара башлангач кына белдек. “Татар телен мәгариф һәм әхлакый буларак саклау һәм үстерү. Гомуми белем бирү системасының роле” турында үз фикерләребез, эшчәнлегебез белән бүлештек. Жюри бәяләп барды.

Бишенче көнне соңгы 6 этап булды. Анда иң яхшыларны гына сайлап алдылар. Алар арасында Башкортостан, Чувашия Республикалары вәкилләре һәм мин бар идем. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очраштык. Түгәрәк өстәл тирәсендә мәктәпне цифрлаштыру турында сүз алып бардык. Һәрбер катнашучы шушы тема буенча үз фикерен дәлилләп, ике телдә әйтергә тиеш булды. Бу да бәйге чарасы буларак каралды.

Шушы этапларны үтеп өченче урынга лаек булдым.

Әлеге сынауларны үтү күп көч, белем таләп итсәләр дә, мин чиксез тәҗрибә тупладым, үземдә ышаныч туды, башка укытучылар дәресләрен карап, белем букчама тагын яңаларын өстәдем. Биремнәрне үтәүдән буш вакытларда “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының “Таяну ноктасы”, “Манзара” тапшыруларында катнаштым, татар спектакльләрен карадык.

Янәшәмдә булган гаиләмә, укытучыларыма һәм остазларыма, коллегаларыма, минем белән бергә барган укыту һәм тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары Н.В.Нигъмәтуллинага, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына, ТОГИРРОга, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, регионнар белән эшләү бүлегенә олы рәхмәтләремне белдерәм.

Азалия ГАБДРӘХИМОВА, Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836