Материалы

Салаирда мәдәният йолдызлары җыелдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-4“Татар мәдәнияте көннәре” фестивале 14 мартта Төмән районында дәвам итте.

Салаир авылының матур мәдәният йортында һәркемне хуш күреп каршы алдылар. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать һәм сынлы сәнгать күргәзмәләрендә күп эшләр урнаштырылган иде. Араларында рәсемнәр күп, аларның төп өлеше Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Монда Каскара сәнгать мәктәбе белән “Юность” мәдәният һәм ял үзәге рәсем ясаучылары ныклы көндәшләр булгандыр. Талымханнан Фәрид Юскаевның йоннан үзенчәлекле картина һәм композициясе, Альбина Бикмеева җитәкчелегендәге балаларның иске татар календаре, Ямбайдан Лилия Хәлиуллинаның милли бизәкле сандыгы, Муллашларның төрле композицияләре янында тукталмыйча үтү мөмкин түгел. Аларга гаҗәпләнеп, сокланып йөри торгач, залда фестиваль дә башланып китте.

Беренче сәхнәгә, әлбәттә, тәбрикләүчеләр менделәр. Аннары өлкә, район, “Түгәрәк уен” фольклор фестивале жюри әгъзалары игълан ителде. Һәм районның иң шәп коллективлары чыгыш ясадылар.

Төнгә кадәр сузылачак конкурс номерларын күрсәтүне Ямбай, Каскара, Талымханны берләштергән “Юность” мәдәният һәм ял үзәге коллективы башлады. Оештыручылар һәр хакимиятнең чыгыш ясаучылары өчен аерым вакыт билгеләгәннәр – анысы яхшы. Көне буе интегәсе юк. Ә фестивальдә барлыгы 400дән артык кеше катнашты.

Ә хәзер сүзне профессионалларга бирик. Алар ничек бәяләр икән мәдәният йолдызлары эшен!?

– Хәзер күп җирләрдә отчет дигән нәрсә эшне харап итә, - дип башлады сүзен өлкә «Түгәрәк уен» фольклор фестивале жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит абый Хәкимов. – Алардан күбрәк эш, түгәрәкләренә йөрүчеләрне таләп итәләр. Бу эш хакына да тәэсир итәдер. Төмән районы коллективларының йөздән артык чыгышының яртысы Каскарадагы мәдәният үзәгенә туры килде. Анда ун-унбишләгән бала белән ансамбльләр чыга сәхнәгә. Бер җитәкче дистәләгән төркем белән шөгыльләнгәндә сыйфатка игътибар биреп бетерә алмый. Конкурска төркемнәрнең иң яхшыларын гына чыгарырга кирәк. Нәтиҗәсе булмаса, баланың күңеле төшә, күпме вакытын әлеге түгәрәктә үткәрүе бушка була. Тагын да чыгышларны караганда мәктәптә татар теленнән эшнең ничек алып барылганлыгы да ачык күренә. Мәсәлән, Индрәйләр бик гаҗәпләндерде. Рузилә Исмәгыйлованың укучылары шигырьләрне нәтиҗәле укыйлар.

Бар нәрсә белгеч белән дә бәйле. Гаяз Габдуллин, Җәгъфәр абый Касыймовның эшләре күз алдында. Аларның биюләре дә, җырлары да яхшы. Катнашучылар санын арттырырга тырышмыйчан, булганы белән сыйфат ягын кайгырталар.

Индрәйлеләр, муллашлылар, шыкчалылар бик әйбәт чыгыш ясадылар. Илгиз Ихсанов гармунчылар төркеме оештырып җибәргән. Гаяз Габдуллинның “Шытыр-шатыр”ы искитмәле. Әле аңа район башлыгы шәп тавышлы баян алып биргән. Гаязның төркеменә балалар да теләп киләләр.

12-2Белгечләр булмавы да күренеп тора. Мәдәният хезмәткәрләренә милли яктан мастер-класслар, методик яктан укыту җитми. Репертуар ягы, сәхнә тәртибе бик аксый. Балалар җырларына бик бай бит татар мәдәнияте. Киемнәр бик матур. Шул ук вакытта аларны куллана белмиләр, милли киемнең тәме югала. Кирәкме-кирәкмиме шул милли киемне киеп чыгалар. Кигән кием ялтыр-йолтыр килә, чыгыш ясаучы “Вәхшәт”не (Муса Җәлил) сөйли. Эстрада биюендә дә халык киемен кию урынсыз. Композитор җыры фольклор була алмый, - дип үз фикерен белдерде Фәрит Хафиз улы.

Өлкә “Таң йолдызы” балалар, “Халык сәнгате” конкурсларының жюри рәисе Луиза Сөрмәтова нәтиҗәсеннән башка мәкаләм тулы булмас иде. Луиза сүзен фольклор номерларының сыйфаты нык төшүенә борчылудан башлады. “Йола, гореф-гадәтләр запасы бетте. Театральләштерелгән чыгышлар китте, - диде ул. – Түбән Тарман районының “Саз” ансамбле, Ялутор районының “Тамаша”сы гына каяндыр эзләнеп төрле яңа йолаларны табалар. Яркәү районының Тархан авылы фольклор коллективының беренче генә чыгышлары булса да, бик ошады, өметлеләр. Минем китаптан җырлар күп ишетелде быел. Аерым әйткәндә, халык җырлары аз ишетелә. Ә Төмән районында Альбина Белованың “Кошлар”ны башкаруын рәхәтләнеп тыңладык. Шулкадәр сокландык аның осталыгына. Беренче сүзләре ишетелүгә, беренче дәрәҗә моңа дип утырып куйдык. Молодец! Тагын шундый академик җыр белән Төмәндә үзәктә эшләүче Кристина Тонко, Тубылда Айгөл Арипова – Наҗия Хәкимованың укучысы чыгыш ясадылар.

Танылган, еш яңгыраган җырларны башкару да бизәми. Җитәкчеләр фонограмма булмау белән бәйле диләр. Инде киләсе елларга танылган музыкантыбыз Әмир Хәлидов теләүчеләргә җиңел генә итеп әзерләрмен дип ризалыгын бирде.

Муллаштан Тәския апа Нәзметдинованың чыгышлары көчле булды. Ул мәдәнияткә рухланып кереп китте. Балаларны фольклорга өйрәтә, җырлар җырлыйлар. Хөршидә Корманова балалары әйбәт. Илгиз Ихсанов гитара, гармун уйнаучылар ансамбльләрендә яшь егетләр белән эшли башлаган – нәтиҗәләре күркәм, сәләтләре белән шаккатырдылар. Индрәйнекеләр бөтенләй супер булды. Иң шәп номерлар гына алып килгәннәр, бөтенесе диярлек лауреат исемнәре алдылар.

Каскара хакимиятенең күпләгән чыгышлары арасында Нурания Босованың бию коллективлары аеруча игътибарны җәлеп иттеләр. Биюләре дә, костюмнары да күркәм.

Боровойдан Гөлзифа апа Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге төркем өр-яңа костюмнар белән чыгып акапель рәвештә бик әйбәт итеп халык җырын җырлап күрсәттеләр.

Аромаш районына конкурсларны карарга барганда, милләтләрнең милли кием үрнәкләре буталып бетүен күрдек. Һәр район турында бәяләү вакытында шактый кимчелекләрне әйтеп киттек. Репертуар, костюмнар турында өйрәтергә була. Мөмкинчелек, идеяләр бар. 12-1Өлкә автономиясе яңалыкны хуш күреп каршы ала. Алга таба тагын да зуррак үзгәрешләр, уңышлар булыр.

28 март көнне Төмән районының сәнгать осталары Салаир мәдәният йорты сәхнәсендә район Гала-концертын,

ә 29 мартта өлкә буенча иң-иңнәр өлкә Гала-концертында халкыбыз мәдәниятенең төбәктә ныклы урында торуын, үсәргә омтылуын, саклануын күрсәтергә тиешләр иде. Тик ике чара да Төмән өлкәсендә коронавируска каршы югары әзерлек режимы кертелүе нәтиҗәсендә булмаячак, соңрак вакытка күчереләләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума