#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Жители Тюмени отдают предпочтение внутреннему туризму. Традиция буенча май бәйрәмнәренә кешеләрнең кеме кая таралыша. Быел Төмән халкы эчке туризмга өстенлек бирә. Бу күпкә куркынычсыз һәм бюджетка да сукмый. Төмән өлкәсе янә туристик рейтингның ТОП-20сенә керде. Актив ял ошаса, Көньяк Уралга барырга була. Тауларга карап елга буйлап салларда йөзү беркемне дә битараф калдырмаячак. Таулы Алтай һәм Байкал туристларга кыйммәтрәккә төшәчәк. Машина эчендә теге яки бу шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында видеодәресләр белән методик кулланма әзерләнә. Төмән таксистларын экскурсовод булырга өйрәтәләр.

* * *

Тюменских предпринимателей ждут на “Большой промышленной неделе” в Ташкенте. Күргәзмә 2020 елның 10-12 ноябрендә узачак. Чара ИННОПРОМның чит илләрдә халыкара агропромышленность күргәзмәсенең аналогы булып тора һәм ул халыкара һәм Россия компанияләренең Үзәк Азия базарына керү ноктасы булырга тиеш. Күргәзмә экспозициясе кысаларында анда промышленность продукциясен җитештерүчеләр тәкъдим ителәчәк. Төрле илләрдән 4 меңнән артык профессионал вәкилләр көтелә, шул исәптә - промышленность һәм финанс компанияләре җитәкчеләре.

* * *

За золото конкурса “Лучший обвальщик мяса” посоревнуются тюменцы. Төмән өлкәсенең ит әвәләүчесе һөнәренең биш иң яхшы вәкиле Курганда узачак “Хезмәт кешесенә дан!” Урал федераль округы конкурсында тиешле номинациядә мактаулы урыннар өчен көрәшәчәк. Конкурс составында “Ялутор” ит комбинаты ит әвәләүчесе милләттәшебез Линар Сәйфуллин да катнашачак.

* * *

Тюменские сельхозпроизводители заинтересованы в посевах новых сортов культур. Төньяк Урал арты авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Төмән селекционерлары “Гренада” язгы йомшак бодайның яңа сортын булдырдылар. Ике еллык сынау нәтиҗәләре буенча, аны 9 өлкәгә кулланырга рөхсәт ителгән. “Гренада”ның өстенлеге – вегетациянең икенче яртысында бодай күп авыруларга каршы тора. Яхшы кыр (горизонталь) тотрыклылыгы, яшерен һәм яфраклы корткычларга чыдамлыгы бар.

* * *

Тюменская область готовится к возможным сценариям во время паводков. Язгы ташуга әзерлек барлык муниципалитетларда да бара. Язгы ташулардан соң 2016-2017 елларда гамәлдәге дамбаларны ныгыту һәм яңаларын төзү, кече елга юлларын чистарту буенча масштаблы эшләр башкарылды. “Быел су басу зоналарында вакытлы гидропостлар урнаштырылачак, анда тәүлек буе онлайн режимда хәлне күзәтеп торачакбыз. Гамәлләр алгоритмнары һәм профилактик чаралар исемлеге эшләнгән. Язгы ташу куркынычы янаган чорга әзерлек вакытында алдан күреп эшләү бик мөһим”, - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836