#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ләчектә дә модульле мәктәп төзеләчәк

последние и лучшие новости искусства в мире

12-3Тубыл районының сазъяк арты авылларыннан, ниһаять, шатлыклы хәбәр килде. Бу көннәрдә район башлыгы Леонид Митрюшкин Тубыл районара прокуроры Валерий Пушкарев һәм Урал прокуратурасының Төмән транспорт прокуроры Анатолий Орлов белән бу якларга барып, халык белән аралашканнар. Шунда район башлыгы Ләчек һәм Күкрәнде авыллары халкын сөендереп, тиздән бу авылларда яңа модульле мәктәп төзеләчәген белдерде. Ләчек авылында яңа мәктәп 2024 нче елга хәтле планлаштырылган региональ программа буенча төзеләчәк.

Күптән түгел ата-аналар иске мәктәп проблемасы буенча җитәкчегә мөрәҗәгать итәләр. Үткән гасырның 90 нчы елларында агачтан төзелгән кечкенә, ике кабинеттан торган башлангыч мәктәп бинасы бик искергән, моңа хәтле ремонт укытучылар һәм ата-аналар көче белән генә ясала. Бина кышкы салкыннарда мич белән җылытыла. Биредә 11 укучы һәм 13 мәктәп яшенә хәтле булган балалар белем алалар. Укытучы вазифасын Лилия Моратова белән Роксана Сөләйманова башкаралар. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, укучылар 15 чакрым ерактагы Күкрәнде тугызьеллык мәктәбендә, интернатта яшәп, укуларын дәвам итәләр. Ялга, каникулга балалар өйләренә кайталар. Яз һәм көз айларында аларны ата-аналары су юлы белән моторлы көймәләрдә йөртәләр. Ә кышкы юл төшкәч, мәктәп транспорт белән тәэмин итә.

Әлеге очрашуда Леонид Митрюшкин быел Күкрәнде тулы булмаган мәктәбе һәм интернатның проектын төзи башлаячакларын да әйтте. “Биредә замана технологияләре һәм мебельләр белән җиһазландырылган зур кабинетлар, спорт залы, ашханә булачак. Аннары планлы рәвештә Ләчек башлангыч мәктәбен төзү эшенә күчәчәкбез”, - диде район башлыгы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836