#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Власти Тюменской области ходатайствуют о присвоении городу почетного звания. Төмән өлкәсе хөкүмәте үтенечнамәне Россия Президенты Владимир Путинга юллаячак. Тиешле боерыкка өлкә башлыгы Александр Моор кул куйды. Төмәнгә мактаулы исем бирү турында өлкә иҗтимагый палатасы һәм 50дән артык хезмәт коллективы инициативасы губернатор тарафыннан хупланды. Шул ук вакытта, регион башлыгы өлкә башкаласы бу югары исемгә лаек дигән ышаныч белдерде. “Кырыс сугыш елларында әби-бабаларыбыз үзләрен жәлләмичә “Барысы да фронт, Җиңү өчен!” девизы астында эшләгәннәр. Алар өчен бу лозунг түгел, тормыш мәгънәсе иде. Якташларыбызның хезмәт батырлыгы турында рәхмәтле истәлекне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру – безнең бурыч”, - дип ассызыклады Александр Моор.

* * *

Тюменская область примет фестиваль “Япония на Урале”. Чара көзгә үткәреләчәк. “Без инде әзерлек алып барабыз. Фестивальнең үзенчәлеге шунда: ул беренче тапкыр бөтен Урал федераль округы форматында узачак. Без уртак көч белән Япон кунакларын һәм коллективларын чакыру буенча логистиканы җиңеләйтә алабыз, бу ил тарихы турында халыкка тагын да күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип сөйләде “Россия Япония” гомумроссия җәмгыятенең Свердловск бүлеге рәисе Вадим Занин.

* * *

“Орловский фаворит” из Тюменской области признан лучшим конным заводом России по итогам 2020 года. Йөгерү сезонын үткән иң җитез юртаклар арасында 5 ат Ишим районының “Орлов фавориты” ат заводында үстерелгән. Бу завод атлары бөтенроссия дәрәҗәсендә 2 рекорд куйдылар. Шушы юртаклар традицион призларда 44 җиңү яуладылар. Призлар уйнатканда ипподромның тугыз рекорды яңартылды. 2.05 классына беренче тапкыр заводның 5 юртагы керде. Бер ат “Себер-2020” фестиваленең абсолют чемпионы титулын яулады.

* * *

Новые специалисты начнут работать в сосудистом отделении областной больницы №1. Беренчел кан тамырлары бүлегендә эшләү өчен мультидисциплинар бригада составына социаль хезмәткәр, физик һәм реабилитацион медицина табибы, тернәкләндерү буенча шәфкать туташы керәчәк. Моннан тыш, 2021 елда бүлектә күтәргеч (подъемник) куелачак, аның ярдәмендә пациентны бер үк вакытта күтәрергә һәм үлчәргә мөмкинлек булачак. Планда – белгечләрне өстәмә укыту. 2021 ел башыннан 1 нче өлкә шифаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегендә 113 кеше дәваланган. Мультидисциплинар реабилитация бригадасы беренче 24 сәгать эчендә ашыгыч рәвештә килгән пациентны дәвалый башлый.

* * *

Тюменцы связали самый длинный шарф в России. Аның озынлыгы – 150 метр 5 сантиметр, киңлеге 40 сантиметр тәшкил итте. Төмәнлеләр Ханты-Мансийск рекордын узып киттеләр, анда 103 метр озынлыктагы һәм 30 сантиметр киңлектәге шарф бәйләнде. Төмәннең “Водник” мәдәният сараенда рекордсмен шарфны тәкъдир итү булды. Биредә оештыручылар төрле төстәге аксессуарның озынлыгын үлчәделәр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836