Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Дегтярево авылында гомер итүче ветеран укытучы Гөлсара Мәхмүтова берничә буын балаларга төпле белем, тәрбия бирә. Сәләтле укытучы һөнәрен яратып, бөтен күңелен биреп мәктәптә 33 ел хезмәт итә, ата-аналар белән эшли, авылдашлары өчен үрнәк ул. Гөлсара Нәгыймулла кызының тормыш һәм хезмәт юлы туган ягы, милли мәктәпләр белән бәйле. Ул 1950 елны Тубыл районы, Сатылган авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәхмүтовлар гаиләсендә үскән 11 бала да кече вакытларыннан йорт хезмәтенә өйрәнәләр, дөрес тәрбия алалар. Үз хуҗалыкларында сыер, бозау асрыйлар, бакча утырталар.
Хезмәткә мәхәббәт кече яшьләреннән тәрбияләнгән гаиләдә бишенче бала булып туган Гөлсара Нәгыймулла кызы тормышта алдына куйган максатларына ирешкән кеше. Ул Сатылган сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә урта гомуми белем ала. Үзе турында язган хатирәләрендә мәктәп, аннары пединститутта укыган елларын, хөрмәт белән укытучыларын искә ала ул. Сатылганда укыган елларында мәктәп директоры Солтан Садыйков, класс җитәкчесе Клим Садыйков, тарих фәннәре укытучысы Мирхәт Мәхмүтов һәм мондагы укытучылар коллективын, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыган елларында мәктәп директоры, СССРның атказанган укытучысы Камал Моратов һәм мәктәп укытучылары Гөлсара Нәгыймулла кызы өчен үрнәк булалар. Мәктәпне тәмамлап, ул Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Хыялын чынга ашырган югары белемле яшь белгечне юллама буенча Новоноскинский сигезьеллык мәктәбенә физика, математика укытучысы итеп билгелиләр. Биш ел эшләп алган яшь укытучы бу мәктәптә бер ел директор вазыйфасын да башкара. Гөлсара Нәгыймулла кызы хезмәт юлын Тубыл районының Дегтярево мәктәбендә дәвам итә. Монда ул завуч булып эшли, физика-математика фәннәрен укыта, күп еллар мәктәп профкомы рәисе була.
Авылда иҗтимагый эшләрне башкара, актив җәмгыять эшлеклесе сәяси темаларга политинформация сәгатьләре үткәрә. Хезмәт юлында өлкә, шәһәр һәм район күләмендә күпсанлы Мактау грамотлары, дипломнар белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә ия була. Ул төрле бәйгеләрдә катнаша, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, эшенең нәтиҗәләрен күрсәтә белә. Гөлсара Мәхмүтованың укучылары да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Өч дистә елдан артык педагогик хезмәт стажы булган ветеран укытучы лаеклы ялга чыкса да, буш вакытын файдалы үткәрә. Ул күп еллар Дегтярево авылы ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге авылдашлары белән төрле мәдәни, патриотик чаралар үткәрәләр. Яшьләр өчен остаз булган өлкән буын вәкилләренең эше башка районнарда яшәүчеләр өчен дә үрнәк итеп сөйләрлек. Алар Бөек Ватан сугышында булган якташлары, колхоз-совхозларның, авылларының тарихы, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат җыялар, стендлар әзерлиләр.
Укытучы хезмәтеннән ямь һәм тәм табып яшәгән ветеран укытучы Гөлсара Нәгыймулла кызын укучылары бүген дә хөрмәт итәләр, тирән рәхмәт хисләрен, җылы теләкләрен юллыйлар. Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булган, таләпчән, көчле рухлы ветеран укытучыга озак еллар яшәвен телиләр.
Римма УМИТБАЕВА.