Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Герой очучыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Озакламый Бөек Жиңү көненең 80 еллык юбилее якынлаша. Шул уңайдан, газета битләрендә үзебезнең якташларыбыз - себер батырлары турында сокланырлык мәгълүматлар теркәлеп бара.

Ялутор районы, Бумаер авылы (Осиново) мәчете янында сугыш ветераны - Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтовка багышланган һәйкәл балкып тора. Батыр сугышчы ошбу авылда туып-үскән.

12-21Тамерлан Кәрим улы 1937 нче елда Свердловск шәһәренең педучилещесын тамамлый һәм аз гына вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшләп ала. Шул ук елны аны Кызыл Армия сафларына алалар. Хәрби хезмәтне уңышлы тәмамлагач, 1940 елда Ырынбур шәһәре очучылар училищесына укырга керә һәм хәрби очучы булып чыга. Ә инде 1943 елда офицерлар курсын тәмамлый. Сугыш кырларында 1942 елның февраль аеннан бирле катнаша.

 Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Тамерлан 188 уңышлы сугышчан очыш ясый. Югарыдан дошманның 60 орудиясен юк итә, шулай ук аның исәбендә юк ителгән дошманның 22 танкы, 49 автомобиле, 9 бензин тутырылган цистерналары, 14 сугыш кораллары тутырылган вагон, 5 дзоты, 6 катеры, күктәге бер, җирдәге 14 самолеты, 7 күпер бар һәм бик күп фашист сугышчыларын да юк итә.

СССРның Югары Советы Президиумы Указы карары буенча 1946 елның 15 нче маенда сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән өчен Тамерлан Ишмөхәммәтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены белән Алтын Йолдыз ордены тапшырыла.

Сугыштан соң, 1947 нче елда армия сафларыннан азат ителә. Соңгы вакытларда Төмән шәһәрендә яши, индустриаль институтта эшли.

Ялутор районы авылларындагы укытучылар белән сөйләшеп, мәгълүмат җыйдым. Аларның әйтүе буенча, Тамерлан абый авыл мәктәпләрендә (60-90 нчы еллар) укучылар каршында патриотик темага кагылышлы бик эчтәлекле чыгышлар ясаган. Ораторлык сәләте бик көчле булган, йөрәкләрне таң калдырып сөйли иде, диделәр авыл укытучылары.

1995 нче елның 15 нче маенда вафат була. Төмән шәһәре зиратында күмелгән.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836