Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Йөклелек һәм бала табу буенча ял
Якынча 30 атналык йөклелек вакытында хатын-кызга хастаханә кәгазе рәсмиләштерәләр. Аның нигезендә ул йөклелек һәм бала табу буенча отпуск алырга мөмкин. Бу чорда хатын-кыз эшкә йөрмәскә һәм пособие - көн саен уртача хезмәт хакының 100% ын алырга хокуклы.
Йөклелек вакытында аерылышу һәм бала тапканнан соң бер ел
Әгәр хатын-кыз йөкле булса яки бала тугач бер ел узмаса, ир-ат никахны өзү турында гариза бирә алмый. Хатын-кыз үзе бирә ала, ә ире - юк.
Күп балалылык өчен вакытыннан алда пенсия
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кыз пенсиягә гадәти яшьтән иртәрәк чыга ала:
3 бала булса - 57 яшьтә
4 бала булса - 56 яшьтә
5 һәм аннан күбрәк булса - 50 яшьтә
Шул ук балаларның әтиләренең андый хокукы юк.
Авыл җирендә эш вакытын кыскарту
Атнага 40 сәгать урынына — 36, әмма хезмәт хакы саклана. 36 сәгатьтән артык эш өчен өстәмә түләнә. Һәм айга бер тапкыр — үз хисабына өстәмә ял көне.
1,5 яшькә кадәрге балалар белән сынау срогыннан башка эшкә урнашу
Йөкле хатын-кызларга һәм 1,5 яшькә кадәр балалы әниләргә сынау срогын билгеләү тыела. Әгәр ул билгеләнгән икән, ул гамәлдән чыгарылырга тиеш.
Ана капиталы белән эш итү
Әгәр балаларның әнисе бар һәм ул ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән икән, ана капиталына сертификатны нәкъ менә ул ала. Боерыкка гаризаны да ул яза. Әгәр дә әни ана капиталы акчаларын ипотека түләүгә яки йорт төзелешенә җибәрергә теләмәсә, аны мәҗбүриләп булмый.
Командировкалардан һәм бәйрәмнәр буенча эштән баш тарту
Йөкле хатын-кызларны эшкә эштән тыш, төнлә һәм ял көннәрендә җәлеп итү тыела. Ә 3 яшькә кадәрге балалы хатын-кызларны аларның язма ризалыгы белән генә мөмкин.
Эштә авырлыклар күтәрүне чикләү
Хатын-кызлар өчен рөхсәт ителә торган иң чик нормалар: 15 кг — бер тапкыр күчеп йөрмичә күтәрелү, 10 кг — башка эш белән сәгатенә 2 тапкырга кадәр чиратлашканда, 7 кг - смена дәвамында даими рәвештә.
РФ дәүләт хезмәтләре порталы сайтыннан.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).