Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният йортында «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале белән бүләкләнүчеләр арасында тыл хезмәтчәне Рауза Фәйзуллина да бар иде.
Рауза Фәйзуллина 1932 елның 3 августында Төмән районының Олы Акъяр авылында туган. Ул зур һәм тату гаиләдә үскән, әти-әнисе биш бала тәрбияләгән. Сугыш елларында Рауза апа Червишево авылы совхозында басуларда эшләгән.
- Ач-ялангач эшләдек. Ун яшьтән эшли башладым. Уракка бардык, ашлыкны сортларга аердык, баскычтан күтәреп, түбәдә киптердек. Кызларны, шул исәптән мине дә, ни өчендер төнге сменага куйдылар. Кайвакыт ял итәргә рөхсәт итәләр иде, бер сәгать ярым чамасы ашлык өстендә ятып йоклап ала идек. Һәм тагын эшлисең, туктаусыз эшлисең. Ашарга юк. Арыш орлыгын ашадык, ул йомшак, арышны изеп алабыз да, ашыйбыз. Җиңү турында радиодан ишеттек. «Сугыш бетте, сугыш бетте!» - дип шатландык барыбыз да, - дип искә төшерә ул.
Мәктәпне тәмамлагач, Рауза Фәйзуллина Төмән җиһаз фабрикасында эшли. Пенсия алдыннан «Энергосбыт»та контролер була.
Дүрт баласы, дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар.
«Төмән-Геройлар шәһәре» төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).