Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Вагай районы, Казанлы авылында яшәүче Гөлчирә Уразованың 8 мартта туган. Хатын- кыз өчен 8 март көне туу - үзе бер зур могҗиза! Гөлчирә - гаҗәеп матур исем, үзебезчә әйтсәң - таңсык исем. Аның исеменә җисеме дә килешеп тора. Бала чактан ук әтисенең барлык техникасында йөреп чыкты бу кыз бала: иң башта күксел-кара «Минск» мотоциклында, аннары люлькалы кызыл «Иж» булды, соңгарак кызгылт-сары «Буран»ны дөрләтеп Авыл күленнән боз алды, я Чыкмас күленнән янып яткан су ташыды, хәтта урманга куян тозакларын карарга да баргалады ул. Бу кызның әтисенең техникаларын боерыксыз куган чаклары да булмады түгел, булды.
Хәзер Гөлчирәне күргән саен таң калам; техника арасында чуалып, майга буялып үскән кыз-бала укытучы һөнәрен алып чыгып, балаларга мәктәптә белем бирә бит! Нинди механик-сынаучы булыр иде бит юкса! Мәдәният эше буенча Гөлчирә апа белән еш кына балалар өчен оештырылган төрле чараларда очрашып, күрешеп торабыз. Берничә ел элек биш яшьлек кенә бәләкәй Эвелина тәгәрмәчле зур чемоданын сөйрәп, С.Маршакның «Багаж»ын яттан укып беренче урынны алган иде. Инде менә ничәмә ел рәттән беренче урынны бу зирәк кызчык беркемгә дә бирми.
Гөлчирә апаның иң зур куанычы һәм горурлыгы - улы Ролан. Ул махсус хәрби операциядә катнаша. Ролан әнисенең туган көненә зур бүләк ясап ялга кайтты. Шуннан да кадерлерәк бүләк бармы соң ул әни өчен!
Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы.