Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең «Зодчий» спорт үзәгендә бөтен илдән иң яхшы коллективлар «Драйв dance» VIII Бөтенроссия бию фестиваленә җыелдылар.
Төмән татар мәдәният үзәгенең «Аккош» татар-башкорт биюе хореография студиясе үрнәк сәнгать иҗат коллективы сабыйлары бөтен залны әсир иттеләр. Алар «Кызлар яратучы» номерын тәкъдим итеп, Гран-прига лаек булдылар. Кече төркемдәгеләр үзләрен шәһәребезнең абруйлы «Нефтяник» мәдәният сараенда да күрсәтеп өлгерделәр инде – аларга үзәкнең юбилеенда чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.
Балаларның ихласлыгы, техникасы һәм ышанмаслык харизмасы жюридагыларга сайлау мөмкинлеге калдырмады - номерга фестивальнең иң югары бүләген бирергә дигән карар кылдылар.

Студия җитәкчесе һәм хореографы Екатерина Старостенконың сәләтле, эзләнүчән, тырыш белгеч булуы һәр чыгышларында күренә. Тәрбияләнүчеләрен хореографияне яратырга өйрәтә, тиешле нәтиҗә булсын өчен зур көч куярга кирәклегенә җайлы гына төшендерә белә ул.
«Яшь йолдызларыбызны чын күңелдән әлеге лаеклы һәм данлы җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, иҗатыбыз белән безне сөендерүне һәм яңа үрләр яулауны дәвам итәргә телибез! Без сезнең белән горурланабыз!» – дип тәбрикләгәннәр «Аккош» сабыйларын үзәк төркемендә. Афәрин, диясе генә кала.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: «Аккош» биючеләре.