Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бар да мәчеттә

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде округы, Киндерле авылында мәдәният йорты каршында озак еллар хәрәкәт итүче «Киндерле кичләре» фольклор ансамбле житәкчесе Фәния апа Краморова белән очраштык. Фәния Риза кызы дулкынланып, чын күңеленнән ураза аенда мәчеттә барган гамәлләр белән бүлеште.

- Авылыбызның хөрмәтле, олы абруйлы кешесе - мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Сомадов турында сөйлисем килә. Авылда көн саен өч тапкыр азан тавышы яңгырый. Ул ерак-еракларга ишетелә. Сәлимҗан хәзрәт моңлы тавышы белән азан әйтеп, авыл халкын хәйран калдыра. Хәзрәтебездә шулкадәр матур тавыш, моңлы көй! Мин үзешчән ансамбль җитәкчесе буларак, көй, моң яратам. Азан тавышын бирелеп, сокланып, гаҗәпкә калып тыңлыйм.

12-23-26

Шушы изге айда көн саен ифтар үткәрелә. Барыбыз да мәчеткә җыелабыз. Түбән Тәүдедән дә ураза тотучы мөселманнар киләләр. Төмәннән дә кунакка кайтучылар була. Бу көннәрдә әби-бабайлар, ата-аналар, бала-чага - бар да мәчеттә. Сәлимҗан хәзрәт вәгазь сөйли, Коръән сүрәләре укый. Без тыныч кына тыңлыйбыз, кайбер вакытта күздән яшьләр дә ага. 20 елдан артык шушындый хәзрәтебез булганга шатланабыз. Мәчеттә ифтар, мәет ашлары, Рамазан бәйрәме, Корбан гаете, никах йоласы үткәрелә.

Ифтарга авылдашларның һәрберсе камыр ашлары, токмач кисеп, җиләк-җимеш китерә. Ашлар, пылау пешереп ураза тотучыларны тукландыручы апалар белән горурланам. Алар ансамбльгә йөрүче хатын-кызлар: Асия Сәйдуллина, Нәркизия Әхтәриева, Нурания Бакиева. Бу апалар ничә ел инде шулай ураза тотучыларны ашаталар. Алар нинди генә чара булмасын, һәрвакыт мәчетнең кухнясында. Сәлимҗан хәзрәткә, кызларга рәхмәт, аларга сәламәтлек, бәхет телим, - дип сөйләде Фәния Риза кызы.

Фәния апаның улы Айрат бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Айратка, МХОдә Ватанны саклаучы барлык егетләребезгә сәламәтлек, исән-сау җиңү яулап, туган җирләренә әйләнеп кайтуларын телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемдә: мәчеттә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836