Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Дуслык» бию ансамбленә 25 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәп, иҗат итүче танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущик - РФ мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен билгесе» иясе. Ул 45 ел сайлаган һөнәренә тугрылыклы хезмәт итә. Аның студентлары укытучыларын, остазлары Мөнәвәрә Вәлиҗан кызын хөрмәт итәләр. Уку йортын күптән тәмамласалар да, укытучыларын онытмыйлар.

25 ел элек шәһәр себер-татар мәдәният үзәге каршында «Дуслык» ансамбле оештырыла. Күп еллар хореография коллективы шәһәр күппрофильле техникумында иҗат итә. Коллектив һәм җитәкчеләре 25 еллык юбилейларын шәһәр драма театрында билгеләп үттеләр. Җылы теләкләр, шәһәр башлыгының, шәһәр мәдәният һәм туризм департаментының, күппрофильле техникумының Рәхмәт хатлары хореограф Мөнәвәрә Андрущикка булган хөрмәтне дәлилләде. Драма театрында узган тантаналы чарада «Дуслык» бию ансамбле иң яхшы биюләрен күрсәтте. Алар, гадәттәгечә, сюжетлы, дәртле, тамашачыларның күңеленә керерлек, дулкынландыргыч биюләр булды.

Ансамбльнең тарихында уңышлары сокландыргыч. «Дуслык» биючеләре Россия һәм якын чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып җиңү дипломнарын алып кайталар. Мөнәвәрә Андрущик: «Дуслык» төрле милләт халкы биюләрен башкара. Иҗади хезмәт юлыбызда күп мәртәбә Гран-при бүләгенә һәм Дипломнарына лаек булдык. Без Казанда, Астанада, Красноярскида узган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулап кайттык. «Дуслык» белән Делфий уеннарының югары бүләкләрен һәм «Яшьләр элитасы» премиясен алдык. Ансамбльнең шәһәрдә узган мәдәни, милли чараларда катнашуы да традициягә керде», - дип сөйләде. Тубыл шәһәрендә узган кызыклы, бай эчтәлекле мәдәни чараларда, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, фестивальләрдә ел саен җиңү яулаган ансамбльнең уңышлары, дипломнары күп. Иң дә мөһиме, Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы - студентларын бию сәнгате белән кызыксындыра алган хореограф. Бию сәнгатенә, эшләгән эшенә зур мәхәббәте белән ирешкән казанышлар алар. «Дуслык»ны юбилейлары белән элек ансамбльдә биючеләр, уку йортын тәмамлаучылар да котладылар. Хәзер инде үзләре дә хореограф булып эшләүче студентлары укытучыларын, яраткан иҗат коллективларын онытмаганнар. Яраткан эшенең нәтиҗәсен күреп эшләгән, милли-мәдәни чараларда катнашкан Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы ел саен милли бәйрәмебез Сабан туена «Дуслык», «Мирас» ансамбле һәм иҗат коллективларының чыгышларын, сәхнәләштерелгән күренеш-тамашаны әзерләүче, сәхнәгә куючы да. Һәркем аңлыйдыр, cценарий язганда ук, тамашаның прологы һәм финалына аеруча игътибар бирелә. Чараның уңышы күп очракта аның башлануына бәйле. Без Мөнәвәрә Андрущикка еш мөрәҗәгать итә идек. Һөнәренә тугры булып, шәһәр тамашачыларын яңа биюләр белән сөендергән, тормыштан, эшеннән ләззәт табып яшәгән милләт җанлы хореографка уңышлар телибез.

12-1-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: «Дуслык» бию ансамбле.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836