Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре мәчетләрендә ифтарлар үткәрелә, тәравих намазларын укыйлар. Шәһәрнең тарихи мәчетендә изге Рамазан аенда ифтарларны үткәрү традициягә керде. Көн саен дини мәҗлесләргә өлкән яшьтәге абый-апалар, балалары белән яшь гаиләләр киләләр. 7 нче мартта авыз ачуда 70кә якын кеше булды. Ифтар ашын, изге гамәлне дин юлында булган якташларыбыз бердәмләшеп үткәрделәр. Хәер-садакалар биреп, җыелышып вәгазь һәм Коръән аятьләрен тыңладык. Озак күрешмәгән якташларыбызны күрдек, бергәләп авыз ачтык. Фәннүр хәзрәт Казыймов: «Бу мәчеттә дүрт ел рәттән Рамазан аенда көн саен ифтар уза. Аллаһы ризалыгы өчен үткәрелгән ифтарларга килгән барлык мөселман халкыбызга рәхмәт яусын. Ифтарларны үткәрүдә булышучылар, әзерләүчеләр, пешерүчеләр, акчалата ярдәм итүчеләр, мәчетебезгә килүчеләр Аллаһының рәхмәтендә булсыннар. Кайнар ризыкларны без хәләл кафедан алабыз.
Аларга да ярдәмнәре өчен изге теләкләребезне юллыйбыз. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, һәммәбез, якыннарыбыз, балаларыбыз исән-имин булсыннар, илебезгә тынычлык телик», - диде. Мәчеттә үзенчәлекле, тыныч мохиттә оештырылган ифтар мәҗлесе күркәм, матур үтте. Милли ризыклар, пылау, яшелчәләрдән салат, җиләк-җимеш белән табын тулы булды. Ахшам намазы укып алганнан соң, олысы-кечесе табын артына утырдылар, ашка дога бирделәр. Монда өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп, яшьләр өстәл артында утыручыларны сыйладылар. Мәчеткә йөрүчеләр, мәхәллә кешеләре ураза тотучыларга кайнар пылау, чәй китерделәр. Ифтар мәҗлесе ихлас, җылы атмосферада узды
Римма УМИТБАЕВА.