Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Якташларыбыз соңгы елларда көрәш спорт төре белән актив шөгыльләнә башладылар. Бигрәк тә Төмән округында, Төмән шәһәрендә яшәүчеләр аерылып торалар. Дөньякүләм ярышларда җиңүчеләр бар. Көрәшнең киләчәге дә өметле. Лаеклы алмаш та үсеп килә.
Төмән округының Индрәй авылында Тәнзилә һәм Риналь Хәйруллиннар гаиләсендә генә дә ике өметле көрәшче бар. Олылары Идел 9 класста укый, уртанчысы Илназ 4 класста белем ала. Икесе дә 5 яшьтән поселокның «Батыр» спорт комлексына тренер Тимур Сагитуллин җитәкчелегендәге грек-рим көрәше һәм татар көрәше секцияләренә йөриләр. Алар Курган, Омск, Пермь, Төмән, Уват, Екатеринбург, Тубыл, Шадринск, Каменск -Уральск, Ишим шәһәрләрендә узган төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан, күп Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар яулаган көрәшчеләр.
Идел күптән түгел генә татар көрәшендә җиңү яулап, апрельдә Казанда узачак Россия беренчелегенә путевка тапшырдылар үзенә. Ә Илназ бәйрәм алдыннан Төмән шәһәре беренчелегенә узган бәйгедә 1 урын һәм Кубок алуга иреште. Идел травма алса да, спортны ташламады. Төзәлгәч, яңадан тренировкаларга әйләнеп кайтып, пьедесталга басарлык дәрәҗәгә җитте.
Тырыш егетләрнең җиңүгә омтылышлары көчле. Мөстәкыйль тормышта да спортта үзләштергән нык характер файда гына китерәчәк. Көрәш белән шөгыльләнү җаваплы булырга өйрәтә. Сәламәтлек ягыннан да спортчы балалар ныграк булалар. Абыйлы-энеле Хәйруллиннар да җиңүләре белән куандырып торсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.