Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Әнием - иң кадерлем»

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар мәдәният үзәгендә «Туган тел» түгәрәге укучылары үзләренең осталыгын хатын-кызлар бәйрәмендә күрсәттеләр.

Әниләргә, әбиләргә багышланган кичә «Әнием - иң кадерлем» дип аталды. Кичәгә балалар кадерле әниләре, яраткан әбиләре белән килделәр. Өсләренә матур килешле татар халык киемнәрен кигәннәр.

Кичәне «Бәйрәм бүген» җыры белән башлап җибәрделәр. Балалар туган телебездә матур шигырьләрне, җырларны башкардылар. Марат Билалов Рәйсә әбисенә багышлап «Әбекәем әбием» шигырен сөйләде. Әнисе Алсу хөрмәтенә «Иң матур җырны» башкарды. Күп җырларны Ясминә Сиябетдинова җырлады. Әнисе Гөлнара ханымга бүләк ителгән «Әнием», «Нәни дусларым»ны ишеттек. Ә «Кояш гомере» җырын хор белән җырладылар.

Салман Нәфыйков Муса Җәлилнең «Ишек төбендә» исемле шаян шигырен бик оста итеп сөйләде.

Сафинә Сабитова «Кызыма» шигырен яратып уйнап, «Әтәч» исемле шаян җырны башкарды. Аңа ярдәмгә Илгәр Фәйзуллин да кушылды. Бәйрәмебез Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә һәм Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасына язган «Кояш гомере телим мин» җыры белән тәмамланды, солисты Ясминә Сиябетдинова.

Концерттан соң өйдән алып килгән тәмле рызыклар белән чәй эчтеләр. Туган телебездә сөйләшеп фикер алыштылар.

Бу матур кичә «Туган телем» түгәрәге җитәкчесе педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев тырышлыгы белән оештырылды. Әниләр, әбиләр, чакырылган кунаклар Рафаэль Галимҗан улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хәзер балалар «Таң йолдызы» фестиваленә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей кичәсенә әзерләнә башлыйлар.

12-3-26

Мәсхүдә ДӘҮЛӘТШИНА, Төмән шәһәре.

Рәсемдә: бәйрәмнән соң.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836