Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Нур»лылар авыз ачтырды

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен өлкәнең «Нур» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары бергәләшеп, кунаклар чакырып ифтар үткәрәләр. Быел бу саваплы бәйрәмне «Хәят» кафесында каршы алдылар. «Нур» кызлары җыелышып ифтар уздырдык. Зур рәхмәт килгән кунакларыбызга. Өстәлләребез бик матур, күңелләребез иркен һәм киң. Рәхәтләнеп ураза тотабыз һәм ифтарларга йөрибез. Тәмле ашлар өчен, кызлар, сезгә зур рәхмәт. Себер бавырсагын пешереп алып килгән өчен Нэля Рябиковага зур рәхмәт. Әлфия Кәлимуллина ел да үзенең тәмле ризыкларын безгә авыз иттерә. Шулай ук Гөлфәния ханыбызга Коръән укып безне шатландырганы өчен рәхмәтләребезне белдерәсебез килә», - дип язып чыктылар алар үз төркемнәрендә.

Дус, бердәм бу коллектив һәр эшне бергәләп башкара һәм дә ныклап оештырып, алдан әзерләнеп үтә аларның чаралары. Бу юлы да искәрмә булмады. Өстәлләр мул, ашлары бик тәмле, кызлар киң күңелле. Аеруча гаҗәпләндергәне – Гөлфәния ханым Мотыйгуллинаның чиста татар телендә Рамазан ае савапларын, мәгънәсен, Кадер кичәсе турында аңлатуы булды миңа. Кызларның изге теләкләре тормышка ашсын өчен матур итеп татарча теләкләр дә теләде ул. Барысы да күркәм иде, рәхмәт, кызлар.

12-24-26

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: кунаклар белән бергә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836