Ямбай музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

13-164 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылы музеенда “Яз! Яз килә!” дигән бик матур очрашу кичәсе узды. Аны музей хезмәткәрләре Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырдылар. Чараның төп максаты - Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү, халкыбызның кунакчыллык, тырышлык, сабырлык кебек иң уңай якларын күрсәтү, әйтем-мәкальләр, табышмакларын кабатлау һәм, әлбәттә, ял итеп, күңел ачу иде. Кунаклар өчен бай табын әзерләнгән, биредә татар милли ашларыннан бәлеш, коймак, бавырсак, пәрәмәч, коштел һәм тагын күптөрле тәмле сыйлар бар иде.

Чараны Халидә Садыйкова саф татар телендә алып барды һәм кунакларга да туган телдә генә аралашыйк диде. Кичә барышында Турай авылында яшәүче Фәүзия Кувшанова үзе язган шигырьләрен укып ишеттерде. 1994нче елда Венера Биктимирова җитәкчелегендә оештырылып, озак еллар өлкәдә гөрләп торган “Милли моңнар” халык җыр ансамбле җырчылары Мәрзия Сәләмова белән Рита Колчакова шул елларны искә төшереп, хәтер йомгакларын сүттеләр. 13-15Шулай ук өлкәдә билгеле булган “Манцыл” җыр ансамбле җитәкчесе Илнара Рамазанованың да искә алып сөйләрлек хатирәләре бар иде. Ул авылдашларының кәефләрен күтәреп берничә матур җыр башкарды, ә инде кулына баянын алгач, һәркем теләп аңа кушылды. Кичә барышында татар халык әйтем-мәкальләрен, табышмакларын да кабатлап үттеләр, шигырьләр дә сөйләделәр. 2 сәгатькә сузылган ял кичәсеннән кунаклар ял итеп, рухи яктан баеп, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралдылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума