Гөлбикә ханым, ниһаять, тагын Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

13-12Уфа шәһәрендә чыгып килүче “Аиша” журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе, психолог Гөлбикә ханым Хайрльварина 29-31 март көннәрендә Төмән мөселман хатын-кызлары белән очрашып, “Аңлы рәвешле тормыш”, “Мәхәббәт көе яки хатын-кыз бәхете бизәкләре”, "Яңадан кабат рухландырылып илһамланган хатын-кызның гаилә агымы һәм чәчәк атуы” дигән темаларга семинар һәм тренинглар үткәрде. Әлеге чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте һәм “Сабыр” өлкә дини һәм мәдәни мирасы фонды тырышлыгы белән оештырылды.

Беренче көнне “Петр Столыпин” эшмәкәрләр йортының конференцияләр залына җыелып килгән хатын-кызларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов, өлкә татар Конгрессының башкарма директоры Эльвира Арсланова, Россиянең Үзәк мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшин сәламләп, изге эшләрендә уңышлар теләделәр. Уфадан килгән кунагыбыз башта үзе, гаиләсе белән соңгы очрашудан соң узган ике ел эчендә гаиләсе кичергән яңалыклар белән таныштырды, яшь кызлар, ханымнар өчен бик күп нәсыйхәтләр бирде, тормыш итү серләре белән бүлеште. 13-11Гаилә консультанты буларак, 5 ел эчендә ул 90 парны табыштырган, 1200 гаиләне таркалудан саклап калган. Гөлбикә ханым белән аерым сөйләшеп, киңәшеп, эч серләре белән бүлешүчеләр дә булды. Семинар барышында Айсылу Сәфәрова мөселман хатын-кызларын ничек итеп дөрес макияж, катлаулы прическалар ясарга, яулыкны ничек матур итеп бәйләргә өйрәтте. Очрашудан рухи азык алып, гаилә тормышы өчен бай тәҗрибә туплап өлгергән төрле милләт хатын-кызлары семинарны оештыручыларга, Гөлбикә Хайрльварина белән Айсылу Сәфәровага олы рәхмәтләрен белдерделәр.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума