Материалы

Сый-хөрмәтле Нәүрүз килде Тубылга

последние и лучшие новости искусства в мире

13-2Нәүрүз бәйрәмен Тубыл шәһәрендә себер-татар мәдәният үзәге ел саен үткәрә. Быел бәйрәм шәһәрнең “Себер энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршындагы мәйданда оештырылды. Бәйрәм чарасын балалар рус һәм татар телендә такмаклар әйтеп ачтылар. Нәүрүз бәйрәме сәхнәсеннән рус, татар, азәрбайҗан һәм башка милләт вәкилләренең җыр-көйләре яңгырады. Себер-татар мәдәният үзәге, Тубыл район мәдәният үзәге, иҗтимагый оешмалардан килгән үзешчән артистлар башкаруында җырларны тамашачылар яратып тыңладылар.

Бу вакытны сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә төрле милләт вәкилләре милли ризыклар белән тамашачыларны сыйладылар, кызыксынучыларга рецептларын бирделәр. Кул осталары төрле халыклар мәдәнияте белән таныштырганнан соң, мастер-класслар оештырдылар. Балалар рәсем ясадылар, трафарет кулланып, кызыксынып шәмаилләр эшләделәр. Бу түгәрәкнең җитәкчесе Илдар Сәитов фикерләре белән уртаклашты. Ул: “Милли бәйрәмнәрдә оештырылган мастер-класста мин балаларны шәмаилләр ясау методикасы белән таныштырам. Алар беренче рәсем ясый, аннары трафарет белән кулланып, кисеп, догаларны рамкаларга урнаштыралар. Укучыларны борынгы гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз, өйрәтәбез, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырабыз“, - диде. Бәйрәм сәхнәсе алдында оештырылган түгәрәк уенда күпмилләтле шәһәребез халкы, кулга-кул тотынып биеделәр. Төрле милләт халкының мәдәниятен чагылдырган бәйрәмдә катнашучылар арасында мәктәп яшендәге балалар күп булды. Алып баручылар: Лилия белән Радик Фәизовлар “Нәүрүз” бәйрәменең мәгънәсен аңлаттылар. Себердә бу бәйрәм “Әмәл”, “Садака”, “Көлцән” дип аталганы турында сөйләделәр. Сәхнәдән бу темага төрле викториналар оештырылды. Тубылда Нәүрүз, Әмәл бәйрәме күңелле, матур үтте. Балаларның көтеп алган өлеше - кәнфит чәчү йоласы белән йомгакланды. Тамашачылар бәйрәмне оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр әйтеп, җылы теләкләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума