Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область – лидер общекомандного зачета Всероссийских сельских игр. Икенчене Пермь крае, өченче урынны Курган өлкәсе командасы яулады. Төмән өлкәсе авыл халкы хисабы 700 меңнән артмаган регионнар арасына керде. Авыл халкы   800 меңнән артык булган регионнар арасында беренчелекне Алтай крае яулады. Төмәнлеләр тугыз спорт төренең җидесеннән беренче һәм призлы урыннар алдылар.

* * *

Финал конкурса “Славим человека труда”. Регионда Урал федераль округы буенча инженер һәм сәнгать-кәсеп тармакларында “Хезмәт кешесен данлау” конкурсының финал этабы уздырылды. Төмәнгә үз субъектларында иң яхшы дип танылган инженер-теплотехниклар һәм сөяктән, хайван мөгезеннән, агачтан сәнгатьле эшкәртү, кул белән келәм сугу буенча осталар җыелды. Катнашучылар 4 сәгать дәвамында үз эшләрен эшләделәр. Мәсәлән, “Иң яхшы инженер-теплотехник” номинациясе буенча ярышта 14 кеше көч сынашты, конкуренция җитди булды. Мондый номинация беренче тапкыр уздырылды. Ул яшьләрне хезмәт һөнәренә җәлеп итү өчен оештырылган. Сәнгать кәсебе осталары мәйданында 39 кеше көч сынашты. Тамашачылар әйберләрнең иҗат ителү процессын кызыксыну белән күзәттеләр.

* * *

Масштабная выставка “ТюменьАгро-2019”. Төмән районы, Винзили поселогында үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында Төмән һәм Урал галимнәре эшләнмәләренең безнең илнең һәм импорт авыл хуҗалыгы яңалыкларын тәкъдим итү мәйданы эшләде. “Пышминская долина” агрокластерында Россия, Казахстан һәм Белоруссиянең 11 регионыннан 180 берәмлек техника һәм җиһаз тәкъдим ителде. Күргәзмәдә 50гә якын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты.

* * *

Тюменцы установили новый рекорд в ходе спортивного мероприятия ГТО. Катнашучылар биатлон буенча Россия чемпионатына билет һәм сертификатларга лаек булдылар. Төсле Бульварда “Рекордка” исемле акция узды. Анда 1 мең 825 кеше гер күтәрде, берничә кат сыгылды (отжиматься) һәм башкасы. Чара “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” комплексын кертүгә РФ Президентының указга кул куюына 5 ел тулу уңаеннан оештырылды. План буенча барлык күнегүләрне үтәп чыгу өчен 2 сәгать 30 минут вакыт кирәк иде.

* * *

В апреле начнется прием документов на первую смену “Отрядов мэра”. 5 апрельдән “Мэр отрядлары”ның беренче сменасына документлар кабул итү башлана. Ул онлайн-язылу ысулы белән үтәләчәк. 2019 елның җәйге айларында 14-17 яшьтәге 4 200 үсмер хезмәт тәҗрибәсе алырга мөмкин. Җәйге каникулларга 4 хезмәт сменасы планлаштырылган.

* * *

Сто аграрных инвестпроектов в Тюменской области получают господдержку. Алар сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү, дуңгыз үрчетү һәм башка юнәлешләрдә. Дәүләт ярдәме чаралары аша 2018 елда өлкә хуҗалыгы уңай динамика күрсәтте – индекс 100,2% тәшкил итте.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума