#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

1995 елгы тупламага анализ

последние и лучшие новости искусства в мире

Кулымда 1995 елда, авыр 90 нчы елларның нәкъ уртасында бастырылган “Яңарыш” газетасы тупламасы. Аны зур саклык белән карадым, чөнки 25 ел буена сакланган газеталарның сыйфаты үзгәргән: кәгазь саргайган, юкарган, менә-менә ертылырга тора.

1995 елны бер мизгелгә күз алдына китереп, хатирәләрне яңарттым. Бу ел җылы кышы, искиткеч хозур язы белән истә калган. Апрель аенда шомырт, алма, сирень агачлары чәчәк атты. 1 майда кыю егетләр елгада су коендылар. 1995 елның язы гомеремдә иң хәтәрлесе, хәвефлесе булды, чөнки майда кадерле, сөекле кешем – әнием Рәшидә Әхмәтфәрит кызын соңгы юлына озаттык. Чечняда каты сугыш барды, милли конфликтны корал белән хәл иттеләр.

Тупламаны җентекләп карап чыкканнан соң, ул вакытта булган проблемаларның 25 елдан соң да актуаль булганлыгына инандым. Милләттәшләребезне тел, дин, мәдәният, берләшү сораулары борчыган, бүген дә мөһим булып торалар.

Мисал өчен ул чорда илебезнең нинди хәлдә булуын тарих фәннәре кандидаты Изил Гарифуллинның 1995 елда “Яңарыш”ның 84 санында бастырылган “Без упкын кырыенда, һәлакәт алдында ...” дигән мәкаләсеннән күрәбез. “Илдә үзгәртеп кору, реформа авыр бара, чуалыш, тәртипсезлек, ызгыш, талаш һәм башкасы. Ил экономик яктан да, социаль һәм политик яктан да җимерелә, таркала, барысы да астан-өскә килә. Хөкүмәт авырлыктан ничек чыгарга белми, хуҗалыкның таркалуын туктата алмый. Фәнни күрсәткечләр буенча илдә бер кешегә 8 литрдан артык аракы эчелсә, кешеләрнең токымы, нәселе бозыла, начарая. Ә бездә үткән ел бер кешегә 14-16 литр аракы сатылган”. Изил Бәдретдин улы шушы мәкаләсендә башка фактларны да саннар белән күрсәткән. Шушындый шартларда мөхәррир Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның коллективы белән “Яңарыш” ны 3000 тираж белән саклап калуына хәйран калам, горурланам. Милләтебез хакына Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

Газетаның һәр санын кулыма алу белән беренче чиратта Азат абыйның мәкаләләрен укыдым, алар күпкырлы, эчтәлекле, кызыклы: гади халыкның хәлен, проблемаларын күтәргән, мактауга лаеклы кешеләрне данлаган, сәяси сораулары да читтә калмаган... Хәзерге көндә дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллин һәм журналистлар сугыш ветераннары белән очрашып, әңгәмәләр корганнар. Редакциядә эшләүче кызлар – Гөлнур Вәлиева, Рәшидә Заһидуллина очлы, матур мәкаләләре белән газетага ямь өстәгәннәр, баетканнар.

Азат абыйга һөҗүм ясаучылар, янаучылар булган, бирешмәгән, хәбәрчеләр, дуслар, газета укучылар ярдәмгә килгән. “Яңарыш”ның 86 нчы санында Вагай районыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Ибраһим Абдуллинның “Халкыбыз сезнең белән!” дигән мәкаләсеннән өзек тәкъдим итәм. “Без аңлыйбыз: Азатның ничек газетаны саклап калу өчен көрәшүен, өлкә радиосы аша газетага язылырга өндәп, өлкә мөселманнарына мөрәҗәгать иткән вакыттагы тавышын гына түгел, аның дымлы керфекләрен дә күргән кебек булабыз”. Һәр мәкалә үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, 1997-1998 елларда Вагай районы, Картавылдан җирле шагыйрь Хисмәт Корман белән хатлар алыштык. Сабыр, юаш, гадел иде Хисмәтулла абый, шигырьләрен якташларыбыз яратты. “Яңарыш”ның 83 нче санында бастырылган “Ходай рәхмәте белән минем рәхмәтем бергә булсын” дигән мәкаләсендә үзе турында болай язган: “Мин шигырь язуны 7-8 яшемдә башлаган. Аннан – Тубыл 7 еллык мәктәбе, Свердловск татар-башкорт педтехникумы, аннан Минск хәрби училищесы, 14 ел хәрби хезмәт, язмыш буенча Хәсән күле, Бөек Ватан сугышлары. Ходайның биргән гомере белән хәзер дә яшәп барам”.

Менә нинди кешеләр газетаның дуслары булган! Якуб абый Зәнкиев, Шакирҗан абый Ибраһимов, Газиз абый Әхмәтов, Хатыйп абый Хәбибуллин, Изил абый Гарифуллин, Хөсни апа Гаитова, Хәлимә апа Уразова, Рәкыйп абый Ибраһимов, Искәндәр абый Янтимиров, Рәшидә апа Ишимова, Рәйханә апа Алимова, Иван абый Гаврилов һәм башка яныбыздан мәңгелеккә киткән хәбәрчеләрбез 1995 елда газета битләрен тулыландырып, үзләренең өлешләрен керткәннәр. Яткан туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836