#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области появится Единая карта жителя. Ул – Төмән өлкәсендә яшәүченең бердәм банк картасы, ташламалы һәм бонуслы карта мөмкинлекләрен берләштерүче, түләү сервис коралы, шулай ук электрон имзаны һәм электрон юл йөрү билетын йөртүче булып тора. Беренче тираж 2021 ел ахырына планлаштырылган.

* * *

Многодетным тюменским семьям выдают удостоверения. Мондый закон чыгару инициативасы белән өлкә Думасы депутаты Юрий Юхневич чыгыш ясады. Әгәр региональ парламент буенча коллегалары ярдәм итсәләр, өлкә соцүсү департаментында күп балалы гаиләләргә туры килгән таныклык бирә башлаячаклар. Күп балалы гаиләләргә беркүпме социаль ярдәм каралган. Яңа законны кабул иткәннән соң, зур күләмдәге документлар пакеты урынына, күп балалы гаилә статусы бер шушы таныклык белән генә дәлилләнәчәк.

* * *

Тюменский проект удостоился премии «Событие года». Мәскәүдә “Ел вакыйгасы” ел саен үткәрелә торган индустриаль махсус чараларның милли премиясенең җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. “Корыч характер” Төмән проекты “Спорт ел вакыйгасы” номинациясендә иң яхшы булып танылды. Хәзер аны чит регионнарда да оештыралар. Ул былтыр илебезнең 15 шәһәрендә үткәрелде. Массалы экстремаль йөгерүдә 30 меңләп кеше катнашты.

* * *

Акции «Сад памяти» пройдут в лесничествах региона. Майда Төмән өлкәсе урман комплексы белгечләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 47,7 гектарда “Хәтер бакчасы” акциясе кысасында 200 мең гади нарат үсентесе утыртачаклар. Акцияне оештыручылар Бөек Ватан сугышында вафат булган 27 миллион совет кешесен искә алу хөрмәтеннән илебез буенча 27 миллион агач утыртырга тәкъдим ясадылар.

* * *

Тюменский район помогает растущему хозяйству. Төмән районында “Яшь фермер” программасы үз эшчәнлеген дәвам итә. Яхшы фермерларга программа ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, фермер Динар Галиев хуҗалыгы кечкенә генә кош абзарыннан ике фермага кадәр җитте. Динар 2016 елда бер миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Акча трактор һәм яшь эре мөгезле терлек сатып алуга тотыла. Хәзер ике ферма территориясендә йөзгә якын эре мөгезле терлек, 150 сарык асрала. Динар Галиев ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый.

* * *

В Тюменской области зафиксирован третий случай заражения коронавирусом. Бу 21 марттагы мәгълүмат. Йогышланган ир авыруы раслангангач, Төмән инфекция шифаханәсендә изоляцияләнгән. Ир-ат яхшы хәлдә. Беренче дәрәҗәдәге контактка кергән затлар шулай ук аерып урнаштырылганнар, аларның беренче тестлары тискәре. Хәзерге вакытта якынча 170 кеше күзәтү астында. Төмән өлкәсендә коронавирус йоктыруның беренче очрагы турында 2020 елның 31 январенда игълан ителгән иде. Ул вакытта Лесли исемле Төмән университетының кытай студенты авырып китә. Бу Россиядә беренче ике очракның берсе иде. Студент кыз тулысынча дәваланып, яңадан югары уку йортында укуын дәвам итә. Икенче очрак 2020 елның 15 мартында Доминикан Республикасыннан килгән ир-атта теркәлгән, ул анда авыруны эләктергән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836