#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яңарыш” укучы Зоя апа

последние и лучшие новости искусства в мире

13-1Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Җиңүнең юбилеена багышланган «Туган ягымның данлы кызлары» дигән мәдәни проект үткәрелде. Алар Ялутор район үзәгеннән еракта урнашкан кече авылларда булып, сугыш елларында якты һәм бәхетле балачактан мәхрүм ителгән әби-бабайларга хөрмәт күрсәтеп, Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Әлеге “автоклуб”ның беренче тукталышы Бумаер авылында Зоя Александровна Галеева яшәгән йорт янында булды. Артистлар гармун сыздырып, җыр-бию белән бусагадан атлап керүгә ук бу данлы ханымның кәефен күтәреп җибәрделәр.

Зоя Александровна 1935 елда Вагай районы, Шокурово авылында туа. Сугыш башланганда ул алты яшьлек бала була, әмма бу вакыт турында хатирәләрен бүгенге көнгә хәтле саклый.

- Ул елларда ихтыяҗлар күп булды, - дип искә ала Зоя Александровна. - Әти сугышка киткәннән соң, кара кәгазе килде. Анда: “Гвардия рядовое Коптяев Александр Степанович 1944 елның 9 мартында һәлак булды. Туганнар каберлегендә җирләнде”, - дип язылган иде. Без - өч бала әниебез тәрбиясендә калдык. Әни колхозда бригадир булып эшли иде, иртә белән өйдән чыгып китә, кичен соң кайта. Мин көне буе энеләремне үзем карадым. Ул чактагы кырыс тормыш балаларны бик тиз үстереп, бик иртә хезмәткә җикте. Мин дә 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 13 яшьлек кызчык, мәктәп директорының балаларын карадым. Кечкенәсенә нибары сигез ай, ә өлкәненә бер яшь сигез ай иде. Сабыйларны караудан тыш мин әле йорт хезмәтен дә башкардым. Моның өчен мине ашаттылар һәм 3 метр тукыма бүләк иттеләр әле. Ләкин минем укуымны дәвам итеп, һөнәр аласым килде. Әниемнең мине пешекче итәсе килде. “Туйганчы ашар бер”, - дип уйлагандыр җаныкаем. Ләкин Тубыл шәһәренә ничек барып җитәргә? Кемдә яшәргә? Нәрсә кияргә? Акча, ашамлыклар каян алырга? Бу чишелмәстәй проблемаларны ничек хәл итәргә? Әмма тәкъдиремдә язылган булгач, җае да табылды. Бер туганыбыз миңа агач чемодан китереп бирде, анда бер түгәрәк икмәк, юрган, сабын кисәге, әниемнең ак кофтасын һәм мендәр тыштан тегелгән юбканы салдык. Акча турында әйтеп тә торасы юк. Менә шундый зур багаж белән беркая да авылдан чыкмаган кыз шәһәрне яуларга киттем, - дип сүзен башлады.

Өстәвенә, Зояны Тубылга алып баручысы да булмый, анда яшәүче туганнарының адресын да белмиләр. Шул чак әнисе аңа шәһәргә барып җиткәч, тау янына барып торырга куша, ә анда, һичшиксез, бер-бер авылдашны очратып, аннан әлеге апаның кайда яшәгәнен сорашып белергә мөмкин булачагын әйтә. Бәхетенә каршы, озак вакыттан булса да, ул әлеге туганын эзләп таба, ләкин ул “артык тамакны” караңгы йөз белән каршылый. Тубыл фельдшер-акушер мәктәбендә укыган елларын ул әле дә бик ачынып искә ала. Көзнең салкын көннәрендә авылга кайтуның бер эпизоды әлегә кадәр йөрәген кысылып куярга мәҗбүр итә. Башта ул пароходта, аннары берничә кеше белән җәяүләп китәләр. Ләкин юлдашлары авылларына җитеп, ахырда аңа урманнар арасыннан ялгызына атларга туры килә. Бумаерга хәтле юл ерак була әле. Кинәт көчле буран башланып китә дә, җиңелчә киенгән, өстәвенә ач та булган кыз туңып, хәлсезләнеп, кайбер җирдә карга яткан килеш шуышып, Ходай ярдәме белән, тере килеш өенә чак кайтып җитә. Ничек тә матди яктан үзен тәэмин итәр өчен Зоя Александровна бәйләргә, тегәргә һәм чигәргә өйрәнә. Акчалары булган кызлар аңа заказлар ясыйлар. Чираттагы заказны үтәгәннән соң, кайвакыт кинога йөртәләр. Аның бераз булса да акчасы барлыкка килә, яшиселәре җиңеләя төшә. Кулына таныклык алгач, яшь белгеч хезмәт юлын Бумаер авылында башлап җибәрә. Аның өчен чит тел, башка әхлак һәм гореф-гадәтләр булган авылга юллама буенча тиешле вакыт эшләргә дип килгән булса да, тырыш, белемле, миһербанлы Зоя Коптяева булган барлык авырлыкларны җиңеп, тиз арада бумаерлылар өчен үз кешегә әйләнә. Биредә ул гомер юлдашын очрата, бергәләшеп 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар да үзләре кебек лаеклы, намуслы, хезмәт сөючән кешеләр булып үсеп җитәләр. Хәзер аларны 6 онык һәм 9 нәбәрәләре сөендерә. Яраткан эшен тапкан һәм үзенең хыялларын тулысынча тормышка ашыра алган кеше генә бәхетле була ала. Хезмәт ветераны Зоя Галеева нәкъ менә шундыйлардан. Ул халыкка карата башкарган фидакарь хезмәте, кайгыртучанлыгы, кешелеклелеге һәм, әлбәттә, үз һөнәренең остасы булуы белән хөрмәтне яулады. Аның турында Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Без килеп кергәндә Зоя апа “Яңарыш” газетасын укып утыра иде. Ул аны беренче көннән үк яздыра икән, һәр санын көтеп ала. Зоя апа искитәрлек, чын-чынлап сокланырлык, горурланырлык хатын-кыз, рус милләте кешесе икәнен яшь буын белмидер дә әле. Аның исеме районда билгеле булды. Үз вазифасын ул 37 ел буена зур җаваплылык белән башкарды. Бердюгино хастаханәсендә шәфкать туташы буларак та эшләргә туры килде. Көнме, төнме, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында ул авыруларга ярдәм итәргә ашыкты, үзен беркайчан да аямады. Авыл халкы аның данлыклы эшен әле дә хәтерли һәм аңа һәркем рәхмәтле. Күптән инде лаеклы ялда булуга карамастан, бу искиткеч хатын-кыз, бер дә эшсез утыра алмый, чәчәкләр үстерә, бакчада эшли. Аның сәламәтлекне яхшырту буенча биргән киңәшләре, күпләргә ярдәм итә. Бу кунакчыл йортта без озак сөйләшеп, күңел ачып утырдык”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Зоя Г
АЛЕЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836