#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Лаемтамакта узган матур очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

13-13Лаемтамак авылында клуб җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев, авылыбызның җырчы кызлары, ”Дуслык” ансамбле җырчылары - Фәрзәнә Барсукова, Хәсифә Бәширова, Шаһинур Мәмәтгалиева, Равия Аллагулова, Лариса Мәмәтгалиева катнашында матур концерт программасы белән сөендерделәр. Концерт барышында мәктәп укучылары Эмилия Бәширова, Фирүзә Бәширова, Мәрьям Айдуллина, Алисә Кадыйрова, Алисә Абдулова, Рәзил Мәмәтгалиевның чыгышлары бәйрәм чарасына ямь өстәде.

Үзебезнең авылдашыбыз, укытучыбыз, танылган шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу да концерт программасына кертелгән иде. Халык белән күрешеп алганнан соң, Галия апа мәзәкләр дә сөйләде, бәйрәм хакында иҗат ителгән, Лаемтамак авылы хатын-кызларына багышлап язган шигырьләрен укыды. Авылыбыз мәктәбендә 40 елдан артык хезмәт иткән Галия апа тормыш иптәше Рисмөхәммәт абый (мәрхүм) белән олы хөрмәткә лаек гомер кичерделәр. Алар балалар үстерделәр, тырышып эшләделәр, мәктәптә укыттылар. Галия апа һәрвакыт ярдәмчел, ачык күңелле булганы өчен авыл халкы аны якын күрә. Бу очрашу кичәсендә дә «Дуслык» ансамбле шагыйрәбезне күчтәнәчләр белән җылы каршы алды. Концерт тәмамлангач, Галия апа үзенең яңа чыккан ”Мин - сугыш баласымын” дигән китабын авыл халкына бүләккә таратты. Шушы китабын бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән район Думасы депутаты Ринат Урамаевка шагыйрә сәхнәдән рәхмәтләрен юллады.

Авылга шагыйрь-шагыйрәләр сирәк килә. Бу очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткән, үз машинасы белән Галия апаны Лаемтамакка алып килгән Алсу Биктимировага да үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез. Галия апага сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Авыл халкы өчен күңелле, шатлыклы бәйрәм көннәре киләчәктә дә бердәмлектә үтсен. “Күп еллар монда яшәп, мәктәптә эшләп, тормыш корып, балаларымны үстереп гомер кичергән елларым, укучыларым, авыл халкы туганнар сыман миңа якын. Хөрмәт итеп чакырулары өчен рәхмәтләремне белдерәм. Бу чараны оештыручы клуб җитәкчесе Вилдан Маметгалиевка, ансамбль җырчыларына эшләрендә уңышлар телим. Мине тыңлаучы якташларымның фикерләрен, теләкләрен ишетү - зур куаныч булды. Бу очрашулардан, сөйләшүләрдән мин илһам алып кайтам. Җылы сүз, якты йөз кешенең канатларын үстереп җибәрә, - дип рәхмәтләрен белдерде Галия Абайдуллина

Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836