#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәтиҗәләр ясалды

последние и лучшие новости искусства в мире

13-213 март көнне өлкәбездә игълан ителгән татар мәдәнияте көннәре кысаларында ХХХ өлкә “Таң йолдызы” төрки телле халыкларның балалар иҗаты һәм XI өлкә “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары быел Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә булып узды. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, рухи кыйммәтләрен барлаучылар һәм саклаучылар, төрле яшьтәге талант ияләре җыелган иде.

Конкурсларны гамәлгә куючылар: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе. Оештыручылар: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Төзүче” милләтләр мәдәният сарае. Чараны татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Миннебаева алып барды.

Хөрмәтле жюри составына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, “Себер татар язучылары берләшмәсе” өлкә иҗтимагый оешмасы советы рәисе Клара Кучковская, Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге әгъзасы Гөлнур Зиннәтуллина, Төмән районы хакимиятенең мәдәният идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузин, Ялутор районы, Аслана авылы татар мәдәният үзәге оештыручысы Ильяс Бакиев, композитор, аранжировкалаучы, музыкант Әмир Хәлидов, В.Знаменский исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, хореограф Елена Гультяева, оркестр дирижеры һәм халык уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор Татьяна Жданова керделәр.

Бәйгедә төрле жанрдагы иҗат коллективлары: “Этнос” балалар иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге, “Гармония”, “Этюд” балалар сәнгать, шәһәрнең 52 нче, 69 нчы мәктәпләре, “Төзүче” милләтләр мәдәният сарае, Төмән татар мәдәният үзәге, “Тавыш лабораториясе” музыкаль мәктәп-студиясе һәм шәһәребезнең үзешчән артистлары катнаштылар.

«Таң йолдызы» бәйгесендә барлыгы 53 чыгыш тәкъдим ителде.

Нәфис сүз остасы номинациясендә кече яшьтәге балалар арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломнары белән Сәлим Солтанов (җитәкчесе Сания Сәйфетдинова, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе); урта яшьтәге балалар төркемендә - Әминә Йосыпова (җитәкчесе Наисә Гайнельянова, “Этнос”балаларга гомуми белем бирү үзәге) бүләкләнделәр.

Кече яшьтәгеләр төркемендә музыка уен кораллары номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломы ияләре - “Әпипә” балалар инструменталь ансамбле (җитәкчесе Екатерина Володина, Төмән татар мәдәният үзәге), өлкән яшьтәгеләр төркемендә беренче дәрәҗәдәге дипломга “Әпипә” балалар инструменталь ансамбле (җитәкчесе Екатерина Володина, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге), “Вак бәлеш” фольклор ансамбле (җитәкчесе Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге), Рузанна Хәмитова, Ильяна Кәримова, Рәмзил Сабиров, Карина Талипова (җитәкчесе Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге), Лилия Мөхәмәдьярова һәм Альбина Хучәхмәтова, Лиана Садыйкова һәм Милана Сөлхәрнәева дуэтлары (җитәкчесе Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге) ия булдылар.

13-1Урта яшьтәгеләр төркемендә вокал жанры номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломнары белән Изабель Росси (җитәкчесе Марина Юрина,“Гармония”балалар сәнгать мәктәбе), Аделина Ибәтуллина (җитәкчесе Кристина Тонко, Төмән татар мәдәният үзәге) бүләкләнделәр. Өлкән яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр: Әлфия Шәйхетдинова, “Бәйрәм” балалар эстрада вокал студиясе (җитәкчеләре Гөлнара Кәримова, “Төзүче” милләтләр мәдәният сарае).

Хореография жанры буенча беренче урынны “Аккош” татар-башкорт биюе хореографик студиясе (җитәкчесе Екатерина Харламова, Төмән татар мәдәният үзәге), Мәдинә Умарова (җитәкчесе А.Аугалиева, “Төзүче” милләтләр мәдәният сарае), “Гулдер” казах бию ансамбле (җитәкчесе А.Аугалиева, “Төзүче” милләтләр мәдәният сарае) яуладылар.

Фольклор жанры номинациясендә урта яшьтәгеләр төркемендә “Вак бәлеш” фольклор ансамбле (җитәкчесе Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге) җиңүче булды.

Декоратив-кулланма сәнгать эшләре һәм рәсемнәр номинациясендә кече яшьтәге балалар арасында Җәмилә Хәлиуллина (җитәкчесе Ирина Кугаевская, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе) җиңде, урта төркемдә җиңүчеләр икәү: Велена Низаметдинова (җитәкчесе Анастасия Хамзина, Төмән татар мәдәният үзәге), Дмитрий Григорьев (җитәкчесе Наталья Иваненко, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе), өлкән яшьтәгеләр арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломына Әлфия Таирова (җитәкчесе Гөлнәзирә Мөстәкыймова, Төмән татар мәдәният үзәге) лаек булды.

«Халык сәнгате» өлкә үзешчән сәнгать смотр-конкурсында көчен сынап карарга быел 15 катнашучы теләк белдергән.

Инструменталь жанр номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән “Умай” фольклор-инструменталь ансамбле, “Төмән нуры” татар яшьләр ансамбле (җитәкчеләре Әбүзәр Миннебаев, Төмән татар мәдәният үзәге), “Барбарис” инструменталь ансамбле (җитәкчесе Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге) бүләкләнделәр.

Вокал-хор иҗаты буенча беренче урынны “Сүнмәс хисләр” вокал-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Әхтәм Назыров, Төмән татар мәдәният үзәге) һәм “Әхтәмушки” татар халык ансамбле (җитәкчесе Әхтәм Назыров, Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге) яуладылар.

13-4Халык вокалы һәм фольклор номинациясендә беренче урынны Мәүлидә Хәйруллинага (җитәкчесе Әбүзәр Миннебаев) Төмән татар мәдәният үзәге) бирделәр.

Халык вокалы номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына Азалия Хәмидуллина (җитәкчесе Клара Хәйретдинова, Төмән шәһәре), Радик Камалов (Төмән шәһәре) ия булдылар.

Хореография номинациясендә беренче урынга Луиза Шакирьянова (Төмән шәһәре) лаек булды.

Җиңүчеләргә гала-концертта дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да сертификатларга ия булдылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836