Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уйнатты, җырлатты “Аулак өй”

последние и лучшие новости искусства в мире

13-3Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узган “Аулак өй” кичәсендә төрле яшьтәге катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылып барган халык уеннарын искә алдылар.

Кунакларны хуҗабикә милли киемдә каршы алып “Аулак өй” йоласы буенча сораулар бирде. Чараны оештыручы белгеч Розалия Корманалиева: ”Безнең максатыбыз яшь буынны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру.

“Аулак өй” кичәсенә килгәннәр онытылып барган татар халык уеннарында катнашып, хатирәләре белән уртаклашып, бу чара турында өйләренә кайтып бала-оныкларына сөйләрләр дип ышанабыз”, - диде.

“Аулак өй”гә килгән Азат Абдуллин, Мансур Моратов, Сәит Сәитов баянда халкыбызның яраткан милли көйләрен уйнап апаларның күңелләрен дәртләндерделәр, илһам өстәп, аларны яшьлек елларына алып кайттылар. ”Йөзек салу”, “Наза”, “Каеш сугу”, “Тумбалак” һәм башка уеннарда кунаклар бик теләп катнаштылар. Күңелле, оешкан рәвештә узган чараны алып баручы “Аулак өй”ләрнең элек ничек уздырылганы турында сөйләде. Катнашучылар фикерләре, хатирәләре белән теләп уртаклаштылар. Сафура апа Тлеубакова, Флорида апа Марганова: ”Аулак өй”ләр клублар булмаган чорларда оештырылган. “Аулак өй”гә килүче яшь кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Безнең әби-бабайлар тәрбияле, инсафлы булганнар. Яшьләр тыйнак булсалар да, югалып калмаганнар, уеннарда катнашканнар, такмаклар җырлаганнар, җавап биргәннәр. Без бүген яшьлек елларыбызны искә алдык, табышмаклар әйттек, уйнадык, гармун моңнарын тыңлап, күңел ачтык. Күбрәк яшьләр катнашсыннар, тарихыбызны белсеннәр иде. Мондый кызыклы, кирәкле чараны оештыручыларга рәхмәтләребезне әйтәбез”, - дип сөйләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836