#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Каким будет половодье в Тюменской области в 2021 году. Быел язын Төмән өлкәсендә ташкын 2019 ел дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Гидрометеорология торышы уңай, бары тик су басу очраклары гына булырга мөмкин. “Без күршеләребезгә нык бәйле, Казахстанның көньяк районнарында кар гадәттәгедән күбрәк, әмма боз калынлыгы буенча аларның барысы да әйбәт. Безнең территориядә кар күп түгел иде, ләкин су басу янаучы өч районда боз калынлыгы аркасында ташкын булырга мөмкин. Узган елдагы кебек грунт суларының күтәрелүенең аерым очраклары да булуы яный”, - дип сөйләде гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау идарәсе башлыгы Александр Краус.

* * *

Трасса Тюмень-Ханты-Мансийск после реконструкции станет шире и безопасней. Эшләр тәмамланганнан соң юл дүрт полосалы, киң һәм куркынычсыз булачак. Бу көннәрдә федераль трассаның Төмән районы, Борки поселогы янындагы участокны ремонтлау төгәлләнде. Яркәү авылы янында юл эшләре дәвам итә.

* * *

Дорогу в Нижней Тавде отремонтируют за 328 миллионов рублей. Эшләр Түбән Тәүде-Новотроицк автомобиль юлында узачак. Контрактның башлангыч бәясе – 328,2 млн сум. Объектның заказ бирүчесе – Төмән өлкәсенең “Автомобиль юллары идарәсе” оешмасы. Сатып алу документларында билгеләнгән эшләрнең план вакыты – 2021 елның 20 апреленнән 2022 елның 20 декабренә кадәр. Килешү кысаларында түбәндәге техник биремнәр нигезендә эшләр башкару таләп ителә: юл билгеләрен демонтажлау, ясалма корылмаларны сүтү һәм башкасы.

* * *

Мечеть на улице Мельникайте в Тюмени станет больше в три раза. Мәхәллә кешеләре өчен 360 квадрат метр гына җитми, шуңа күрә гыйбадәт йортын реконструкцияләү планлаштырыла. Хәзер проект-смета документациясен әзерләү эшләре бара. “2003 елда без сазлык янына вагончик куеп эшне башладык, акрынлап бүлмәләрне арттырдык. Хәзер аларның күләме җитми. Үзгәртеп-кору кирәклеге билгеле булды. Мәчет яңартылган вариантта, гамәлдәге бина кебек, агачтан эшләнәчәк. Әмма төзелештә таш та куллану планлаштырыла”, - дип сөйләде Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Төмән өлкәсе имамы Илдар Зиганшин. Өстәмә җир бирелде. Төмән өлкәсе хакимияте проект-система документациясен төзүдә ярдәм итә. Быел экспертиза узарга, хөкүмәт рөхсәтен алырга планлаштырыла. Реконструкциянең башы 2022 елга билгеләнгән. Эш вакытында мәчетне ябып булмый, мәхәллә кешеләре шулай ук намазга килә алалар, алар өчен бина әзерләнәчәк.

* * *

Турецкие производители заинтересовались тюменскими удобрениями. Төмәннең пиломатериаллар, торф, сапропель ашламалар, гумин кислотасы җитештерүче өч оешма вәкилләре эшмәкәрләрнең бизнес-миссиясе вакытында үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Төмән бизнесменнары унлап потенциаль заказчы һәм Төркия авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән сөйләшүләр алып барганнар. Нәтиҗәдә, кирәкле сертификатларны алганнан соң, эшкуарларны үзара файдалы хезмәттәшлек көтә.

* * *

Тюменские автоинспекторы получили 15 новых патрульных авто. Төмән автоинспекторлары “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проекты кысаларында патруль транспортлы булдылар. Машиналарның эксплуатация сыйфаты яхшыртылган, аларның үтә торган юл характеристикалары югары, бу төрле юл шартларында эшләргә мөмкинлек бирә.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836