Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россиянең иң яхшы татар теле укытучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

13-120-23 март көннәрендә Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе үтте. Анда Татарстан районнарыннан 20 һәм Россия регионнарыннан 12 укытучы катнашты. Дүрт көн дәвамында алар дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханәләр күрсәтеп көч сынаштылар.

Безнең өлкәне Төмән шәһәренең 52 нче Кырынкүл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова яклады. Нәтиҗәдә, Халидә Хәлидулла кызы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе булды.

2022 елның ноябрендә өлкә күләмендә оештырылган «Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңүче буларак, аны Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты Россия бәйгесенә юллады.

Без филология фәннәре кандидаты, РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре, 20 ел татар теле һәм әдәбиятын укытучы Халидә Кирамовадан шушы шатлыклы вакыйга – Казанда узган бәйге турында сораштык.

- Бәйгенең йомгаклау этабында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. «Бик матур эшләп, шушы этапка килеп җиткәнсез икән, сез барыгыз да җиңүчеләр. Шушы конкурста катнашырга көч тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Россия, Татарстан күләмендә туган телләргә караш төрле. Минемчә, туган телгә игътибар, ихтирам, нинди генә сәясәт булуга карамастан, иң беренче чиратта гаиләдә туа. Ә без – аны мәктәптә үстерүчеләр, дәвам итүчеләр. Сез һәрбер гаиләгә барып, әти-әни ролен алмаштыручы кешеләр түгел. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысына тагын да катлаулырак. Ничек кенә булмасын, аннан чыгу юлы бар», - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Казан укучыларына дәрес, тәрбия сәгате күрсәттем, укытучыларга мастер-класс, методик остаханә үткәрдем.

Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына, региональ мәгарифне үстерү Төмән өлкә дәүләт институтына (ТОГИРРО), конкурска әзерлектә ярдәм иткән гаиләмә, остазым Флера Сәйфуллинага, 52 нче урта мәктәбенең директоры Алевтина Манкаевага, урынбасары Сәлия Мөстәкыймовага, коллегам Ольга Кадыйровага, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәре Жәгъфәр Касыймовка зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Халидә Хәлидулла кызы.

Финалга үткән 6 укытучыны министр белән очрашуга пресс-конференциягә чакырдылар. Анда Илсур Һадиуллинның, әти-әниләр, журналистлар, укучыларның сорауларына шушы укытучылар җаваплар кайтардылар.

- Әгәр дә туган (татар) тел укытучысы күңел биреп эшләсә, эшен яратса, профессионал булса, ул аңа авыр түгелдер дип уйлыйм. Балаларны 5 сыйныфтан 11 нчегә кадәр укытам. Ата-аналарга болай дип әйтәм: 1-2 дәресемә кереп карасыннар. 1-2 дәресемә керсәләр, укучылар калалар, укыйлар, өйрәнәләр. Түгәрәкләргә дә киләләр. Олимпиадаларда да, төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашабыз, Казаныбызга да барабыз. Шигъриятме, җыр-биюме - сәләтле балаларны Россия буенча йөртәбез. Бөтен нәрсә укытучының үзеннән тора. Хәзерге көндә бик күп бит ресурслар, материаллар. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә була. Туган тел дәресе – укучы өчен искитмәле могҗиза булырга тиеш, - дип сөйләде Халидә Кирамова.

Без якташыбызның шушындый зур бәйгедә җиңү яулавы өчен чын күңелдән шатландык, горурландык.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836