«Яңарыш» видеобәйге игълан итә

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә.

Шигырьләр «Яңарыш»ка багышланырга тиеш.

Бәйге ике номинациядә үтәчәк:

1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;
2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.

Беренче номинация ике категориягә бүленә:

а) өлкәннәр,
б) мәктәп укучылары.

Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша.

Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.

Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яулаган 3 нәфис сүз остасын бүләкләр көтә.

Бәйгегә яздырылган видероликлар 2025 нче елның 1 январеннан 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Эшләрне «Яңарыш» - яраткан газетам» тамгасы белән Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы Төмән» төркеменә юллавыгыз сорала.

Белешмәләр өчен телефон:
8 3452-69-57-60.

Бәйгедә катнашырга рәхим итегез, дуслар!

35

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума