Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Батырлык дәресләре уздыра

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Тубыл округы, Лаемтамак һәм Вәчир урта мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы Вәли Дәүләтов һәм «Держава» оешмасының Тубыл районы бүлекчәсе җитәкчесе, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы ярдәмчесе Елена Ершова батырлык дәресләре үткәрделәр.

Вәчир авылында кунаклар дәрес алдыннан мәктәп фасадына куелган мемориаль такталар янында, Бөек Ватан сугышы ветераннары, интернациональ бурычларын үтәгән, хәзерге вакытта армия хезмәтендә булган һәм махсус хәрби операциядә катнашкан якташларын искә алып үттеләр.

13-3-26

Дәрес барышында Вәли Рәис улы укучыларга алгы сызыктагы солдатларның сугышчан рухлары, аларның хәрби хезмәт авырлыкларын ничек лаеклы хәл итүләре, ял минутларында өйдән килгән балаларның хатларын укулары турында сөйләде.

- Әгәр берәрсе, солдатлар балалар язган хатларны укымыйлар, дисәләр, ышанмагыз. Егетләр аларны талисман кебек саклыйлар, кабат-кабат ачып укыйлар. Ул хатлар егетләргә көч, җиңүгә ышаныч бирәләр, – диде ул.

Ә Елена Ершова махсус хәрби зонага гуманитар экспедицияләр составында сәфәрләр вакытында шәхсән күрергә туры килгән хәлләрне искә алды, госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларның батырлык һәм туганнарча үз-үзләрен тотышларына сокланганын, алар белән горурланганын белдерде.

Мәктәп укучылары Вәли Дәүләтов алып килгән солдат экипировкасы атрибутларын аеруча кызыксынып карадылар. Аларга армия кирәк-яракларын игътибар белән өйрәнергә, куллары белән тотып, хәтта киеп карарга да уникаль мөмкинлек туды.

Батырлык дәресе, илебезнең чын патриотлары белән очрашу укучылар күңелендә мөһим урын алып, озакка сакланыр, киләчәк тормышларында дөрес сукмакны сайларга ярдәм итәр дигән өмет булдырды.

Вәли Дәүләтов махсус хәрби операциянең алгы сызыгыннан кайтканнан бирле яшьләр һәм мәктәп аудиториясе алдында еш чыгыш ясый. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнаша һәм Ватанны ничек яратырга кирәклеген шәхси үрнәге белән күрсәтә.

2022 елның 24 феврале – аның дөньяга карашын үзгәрткән көн. Махсус операция башланды. Ул вакытта яшь әтинең беренче омтылышы: «Улымның тыныч киләчәге өчен мин анда булырга тиеш», - дигән уй белән башлана.

Улының контрактка кул куйганын белгән әнисенең күз яшьләре, үгет-нәсыйхәтләре Вәли Рәис улының бүген дә күңелендә. Ләкин карар кабул ителгән иде инде, һәм шул ук айда ул Ханты-Мансийск шәһәреннән Уралда урнашкан частька китә. Тубыл округы, Дегтярёво авылы егете 90 нчы танк гвардия дивизиясенә, 239 нчы гвардия танк полкынабилгеләнә, шунда автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштергән.

Сугышчы Дәүләтов хезмәт иткән полк Херсон юнәлешендә сугышчан бурычны үти. Себер егетен мотоукчы батальонының миномет батареясына билгелиләр. Мариуполь, Мелитополь, Каховка, Новокаховка, Берислав – мәктәп дәреслекләре буенча таныш торак пунктларның атамалары гына түгел, егетләребез монда оборонада торалар һәм аларга җиңел булмый.

- Сугыш шартларында барысын да автомат рәвештә башкарасың. Иң мөһиме - куелган бурычны ничек кенә булса да үтәү, шунда ук адреналинның эчтә кайнаганын тоясың. Иң авыры – сугышчан иптәшләрне югалту.

Авыр чакларда мин әбием өйрәткән догаларны эчтән укыдым. Ул догаларның, Аллаһы Тәгаләнең көчен, бөеклеген миңа ут эченә кергәндә күпме мәртәбә тоярга туры килде, - дип искә ала Вәли Дәүләтов, 2024 елның январь аена хәтле сузылган көннәрне.

Контракт тәмамлангач, Вәли Дәүләтов тыныч тормышка кайта һәм илебез иминлегенә хезмәт итүен дәвам итеп, гражданнар оборонасы һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә эшли.

Хәзер Вәли Рәис улы Төмән дәүләт университетында укый, икътисад һәм идарә буенча белгеч булырга әзерләнә. «Төмән өлкәсенең хәрби кадрлар резервы» төбәк проектында катнаша.

Вакыт җитмәүгә карамастан, кече ватанында волонтерлар белән очраша, МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836