Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Кешеләрне урлауда шикләнү буенча җинаятьчел төркем тоткарланды

последние и лучшие новости искусства в мире

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Төмән өлкәсе буенча төбәк идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри хезмәт өчен кешеләрне урлауда шикләнелгән җинаятьчел төркем тоткарланды.

Төмән өлкәсе буенча Росгвардия идарәсенең махсус бүлекчәсе сугышчылары ярдәмендә өлкә территориясендә яшәүче Россия Федерациясенең 20гә якын гражданын урлау факты буенча Төмән шәһәрендә яшәүче алты кешенең хокукка каршы эшчәнлеге туктатылды.

Тикшерү версиясе буенча, фигурантлар, алдан сүз куешкан затлар төркеме белән эш итеп, табыш алу теләгеннән чыгып, спиртлы эчемлекләрне артык күп кулланучыларны, билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны һәм авыр тормыш хәлендә булган башка гражданнарны эзләгәннәр. Алдау юлы белән аларны Төмән шәһәре территориясендәге төрле фатирларга тартканнар, анда, көч куллану белән янап, зыян күрүчеләрне тотканнар. Нәтиҗәдә корбаннарны ЯНАО һәм ХМАОдагы төзелеш объектларына мәҗбүри хезмәт өчен законсыз күчергәннәр.

Россия тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча тикшерү идарәсе күрсәтелгән затларга карата Россия Җинаять кодексының 126 маддәсе 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә (бер төркем затлар тарафыннан табыш алу ниятеннән алдан сүз куешып урлау). Күрсәтелгән җинаятьне кылган өчен аларга унике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Хәзерге вакытта башка эпизодларны һәм хокукка каршы эшчәнлектә катнашучыларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Төмән өлкәсе буенча матбугат хезмәте мәгълүматыннан.

(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836