Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәренең Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте бинасында (ДОСААФта) «Ватанны саклаучылар» хәрби дан бүлмәсе ачылды. Анда махсус хәрби операциядә, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган шәһәр һәм Тубыл округыннан 78 сугышчының портретлары куелган. Тантанага хакимият вәкилләре, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ир-егетләрнең әти-әниләре, бала-оныклары, туганнары, МХОдә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, эчке эшләр министрлыгының кадет сыйныфы укучылары үзләренең кураторы Дмитрий Ярков белән бергә килделәр.
Хәрби дан бүлмәсе ветеран-әфганчы Владимир Глухих һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның кызы Анастасия Тропинаның инициативасы белән булдырылды.

Хәрби тематикага экспозиция булдыру өчен геройларның гаиләләре оештыручыларга якыннарының йөздән артык шәхси әйберләрен тапшырдылар. Бу турыда шәһәр башлыгы Петр Вагин: «Бу әйберләрнең һәркайсы Ватанны саклауга икеләнмичә баскан кешенең уникаль тарихын саклый. Киләчәк буынның хакыйкатьне белүе һәм шуны истә тотуы мөһим: бу балалар кайчандыр безнең мәктәпләрдә укыганнар һәм, уйлап та тормыйча, илебезне яклап чыкканнар. Әлегә без аларны хәтерлибез - безне беркем дә җиңә алмас! Геройларыбыз һәм аларның гаиләләре каршында башыбызны иябез», - диде.
Хәрби дан бүлмәсенең төп миссиясе - тарихи хәтерне саклау һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү: биредә экскурсияләр һәм батырлык дәресләре узачак.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: хәрби дан бүлмәсендә