Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хәрбиләрнең әниләре белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәтердә мәңгелек яра, күңелдә сагыш булып сакланган бала югалту кайгысы... Мондый кайгыны Аллаһы беркемгә дә китермәсен. Махсус хәрби операциядә вафат булган, бүгенге көндә МХОдә булганнарның әниләрен чакырып, Карачино мәктәбендә очрашу уздырдылар. Әһәмиятле, истә калган вакыйга турында Фәүсия Мәмәтова сөйләде: «Һәрберебез өчен очрашу чарасы онытылмаслык, моңсу, патриотик, безгә рухи көч биргән вакыйга булып узды. Илебезгә төшкән сынауларны, кайгы-шатлыкларны бергә, бердәмлектә кичерергә язсын. Карачино мәктәбендә илебез чакыруы һәм йөрәк кушуы буенча батыр, патриот егетләребез, кемнәрнеңдер уллары, ирләре үз халкын, илен яклар өчен махсус хәрби операциядә катнашалар.

Аларны искә алмаган көнебез юктыр. Чарада катнашкан әниләр үз балалары турында сөйләделер. Санниково җирлеге, Үләртеш авылыннан сугышта вафат булган егетләрнең әниләре дә катнаштылар. Ринат Кабаевны (әнисе Сәрия апа Кабаева), балам Әпсәләм Мәхмүтовны сагынып искә алдык. Сагышлы хатирәләр белән уртаклашу җиңел түгел. Күңелеңә, йөрәгеңә сыймаганны сөйлисең. Арабызда оныгы махсус хәрби операциягә киткән Илдарның әбисе - Санниководан килгән Саҗидә Мәчитова да булды. Без якташларыбызның улларына исән-имин туган якларына, көткән әниләре, хатыннары, балалары яннарына әйләнеп кайтуларын телибез. Кунаклар кызу, алдына максатлар куя белгән, бөтен эштә өлгергән, ярдәмчел булган якыннарын искә алып, уллары турында сөйләп, хатирәләр белән уртаклаштылар. «Сөйлә безгә» проекты кысаларында үткәрелгән очрашу җылы атмосферада узды. Оештыручыларга рәхмәт әйтәбез. Безне сәламләп Тубыл округының муниципаль социаль координаторы Елена Ершова чыгыш ясады. Ул, махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары турында кайгырту - безнең бурыч, диде. «Кунак бүлмәсе»нә килүчеләр белән очрашуда халыкны социаль яклау буенча округара идарә башлыгы Вера Ермилова, Тубыл округы Думасы депутаты Александра Кәримова, махсус хәрби операциядә катнашкан Вәли Дәүләтов, Сергей Жетиков булдылар. Иҗади номерлар Карачино мәдәният йорты хезмәткәрләре Наталья Фомина, Ксения Чеботарева җитәкчелегендә әзерләнгән иде. Концерт программасында тормыш иптәшем Ибәтулла белән без дә катнаштык. Чарада катнашучылар белән Елизавета Ниязова җитәкчелегендә остаханәләр оештырылды», - дип сөйләде.Авыр вакытлар кичергән елларны ныклы рухлы ир-егетләребез Ватан чакыруы, йөрәк кушуы буенча илебез мәнфәгатьләрен яклый. Улларын лаеклы тәрбияләп үстергән ата-аналарга, әбиләргә, килүче кунакларга очрашуны оештыручылар рәхмәт белдерделәр, сабырлык теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836