Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ураза гаете башлану белән Төмән шәһәренең Кугалы авылы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов авылдагы өлкән яшьтәге әби-бабайларның өйләренә барып, бәйрәм белән котлады.
Март аенда 94 яшен каршылаган Нәзирә әби Сәламова кызлары Зумария, Клара белән хәзрәтне бик шатланып каршы алдылар. Сөләйман хәзрәт хәлләр белешеп, әбигә бәйрәм бүләкләрен тапшырды. Авылдашларына игътибарлы, миһербанлы булганына сөенеп, әби аңа рәхмәтләрен белдерде.
Нәзирә Хәбибулла кызы Кугалы авылында туып-үсеп, шунда ук гомер кичерә. Сугыш елларында яшүсмер кыз «Ударник» колхозында авыр хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннары бу колхозны Яңавылныкы белән кушып, «Менжинский» совхозы дип атыйлар. Биредә Нәзирә Хәбибулла кызы сыер савучы булып эшли. Ул чакта авыл кечкенә һәм фермада 3 сыер савучы гына була. Аларга нинди авыр шартларда эшләргә туры килгәнен, бу эшнең нечкәлекләрен тәфсилләп сөйлисе юк. Озакламый ферма ябыла. Нәзирә Хәбибулла кызы, тагы да авыр һөнәр сайлап, төзелешкә штукатурчы- буяучы булып эшкә керә. Тормыш иптәше белән 3 кыз үстерәләр. 57 яшендә лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә әби кызы Клара йортының икенче яртысында үз көнен үзе күреп яши. Ә балалары, онык- нәбәрәләре көн саен диярлек әбидә кунакта. Аңа төшенкелеккә бирелергә бер дә мөмкинлек бирмиләр. Алар алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән әби үзләрен сыйлап, яхшы теләкләр, догалар белән озатып кала. Күршеләре, авылдашлары да Нәзирә әбине хөрмәт итәләр. Рамазан аенда да садакалар, бүләкләр биреп, Ураза гаете белән котлап, ак әбинең изге догаларына ирештеләр. Һәркем әбигә киләсе елларда да Рамазан айларына бергә аяк басып, уразалар тотып, гает ашларын уздырырга язсын дигән теләкләрен җиткерделәр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Нәзирә әби Сәламова, Сөләйман хәзрәт Садретдинов.