Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яшәгән саен яшисе килә,
Яшәреп яшисең үз халкың белән», - дигән сүзләр күңелләргә килеп керә, юкса дөньяның төрле урыннарында барган сугыш чаткылары борчыса да, адәм баласы бары тик тыныч, матур, иркен, күңелле итеп яшәү рәвешен дәвам итә. Милли үзенчәлекле бәйрәмнәр дә яшәр өчен көч-дәрт биреп торалар. Буранлы салкын кыш көннәре үтүгә, март аенда җылы җилләре белән татарның күркәм бәйрәмнәренең берсе – Ураза да килеп җитте. Ә күпләр аны ай буена Ураза тотып, зур канәгатьлек белән каршы алдылар. Быел Маслау, Пушнаш авыллары халкы өчен бу бәйрәм тагын да күтәренке рухта, зур сөенечләр белән оештырылды, чөнки инде байтак еллар эшләп килгән мәчетебездә төзекләндерү эшләрен авыл халкы ярдәме белән бердәмлектә мәчет салдыручы Шамил Айнетдинов, мәчет имамы Илфат Абдуллин киңәшләшеп башкарып чыктылар. Мәчет эче зур, якты, җылы, эчендә бернинди кирәкмәс әйберләрнең эзе дә юк. Бары тик җылы хисләр, җан тынычлыгы гына күңелләрне биләп ала. Җомга намазы вакытларында мәчет имамыбызның вәгазьләрен тын алмыйча тыңларга гына кала.
Шунысы да сөендерә, хәзерге көндә яшьләр арасында динне өйрәнүчеләр, мәчет юлларында йөрүчеләр дә җитәрлек. Шуның өчен сабырлык, түземлек белән киләчәккә якты өметләр баглап яшисе кала. Олы буын изге теләкләренең кабул булуын өмет итеп, Аллаһы Тәгалә көннәребезгә иминлекләр бирсен, һәр җан иясенә саулык-сәламәтлек, гаиләләренә сөенечләр, яшь буынга тәүфыйкълы, белемле булып үссеннәр дип телибез.
Ураза бәйрәменә аның соңгы өченче көнендә себер татарларына гына хас булган «Садака» бәйрәме кушылып үтте. Авылда анда катнашкан бала-чагалар белән өлкәннәр дә бер йортны да читләтеп үтмиләр, иртәнге сәгать 6лардан авыл урамнары гөрләп тора, балаларны шатландырып кәнфит, тәм-томнар һәм башкасы өләшенә. Бу кешеләр арасында бердәмлекне, телне-динне, дуслык-татулыкны саклап калган матур йолаларның берсе. Менә шулай бергә булыйк, бердәм яшик, милләттәшләр.
Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл округы, Маслау авылы.