Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас обьекты булып саналган тарихи мәчетебездә һәм Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән Ураза гаете намазы укылды. Гает намазына мәчетләргә күп кеше җыелды. Быел мәчет, мәчет алды мәйданчыклары мөселманнар белән тулы булды. Җәмигъ мәчете алдында шәһәрнең зур оешмаларында эшләүче мөселманнар өчен шатерлар куелган иде. Алар хәзрәт ярдәме белән алдан урнаштырыла. Ураза гаете белән тарихи мәчет имамы Фәннур хәзрәт Казыймов һәм Төмән өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе мөфтие Ибраһим Сухов котладылар. Алар Президентыбызның, губернаторның, шәһәр башлыгының котлау теләкләрен җиткерделәр. Хәзрәтләр башкарылган саваплы эшләр, үткәрелгән ифтарлар турында әйтеп киттеләр. «МХОдә булган егетләребезгә ярдәм җыеп җибәрә алдык. Бу сезнең булышлык белән башкарылды, Аллаһының рәхмәтендә булыгыз. Авырлыклар безне киләчәктә дә берләштерсен», - диде Фәннур хәзрәт. «Тубыл күпмилләтле шәһәр. Безнең шәһәрдә төрле милләт кешеләре яшиләр, монда эшлиләр. Мәчетебез ишекләре алар өчен дә ачык», - дип басым ясады Ибраһим хәзрәт. «Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, догаларыбызны, биргән садакаларыбызны кабуллардан кылсын. Атна саен җомга намазларында, көндәлек намазларда мәчетебездә күрешеп, бергәләп намазларда булырга насыйп булсын», - дип теләкләр теләделәр имамнар.

Мәчеттә яңгыраган вәгазьдән соң җирле мөселман кардәшләребез Гает намазын укып дога кылдылыр. Бәйрәм чаралары моның белән йомгакланмады. Тубыл шәһәрендә «әетләшеп йөрү», бер-берләренә кереп Коръән аятьләрен укып ишеттерү, чәй табыны артында җыелышып чәйләр эчү, теләкләр теләү матур гореф-гадәткә әверелде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: Гает бәйрәмендә.