#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең юбилей тамашасы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

14-21Төмән шәһәренең күптән түгел генә төзекләндерелгән бик күркәм “Нефтяник” мәдәният сараенда искитмәле матур, заманча бизәлгән сәхнәдә 7 кыз һәм 7 егет үзләре белән таныштырдылар, иҗади яктан сыналдылар, дефиле күрсәттеләр һәм интеллектуаль тест нәтиҗәләре белән танышу булды. 2008 елгы бәйгенең финалында катнашкан Эллина Сәитова әзерләгән себер татарлары милли киемнәренең яңа дизайнер коллекциясе дә тамашачы күңеленә хуш килде.

Елдан-ел татар телен белү ягыннан катнашучыларның дәрәҗәсе үсә, кастингка да алдан ук бәйгенең максатын белеп, әзерләнеп килүче яшьләр килүен билгеләп үтә оештыручылар. 10 тапкыр үткән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең алыштыргысыз оештыручылары - өлкә татар Конгрессы һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге бик нык тырышканнар. Үзәк директоры Лилия Кәримова 10 ел буе бергә эшләгән ярдәмчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилей уңаеннан финалда катнашкан 145 кыз һәм егетнең күбесе сәхнә түрен биләүләре дә искитмәле булды. Якташларыбыз, милләтебез өчен горурлык хисләре ташып чыкты. Алар арасында нәкъ менә шул бәйге нәтиҗәсендә танышып тату гаилә коручылары да шактый. Монда алган чыныгу аларга тормыш юлында бик ярдәм иткән, бу турыда катнашучылар үзләре “Мой портал” сайтында сөйләделәр. Аларның берсе – 2012 елда “Себер йолдызы” исемен алуга ирешүче Азалия Габдрәхимова фикерен монда да тәкъдим итик әле:

- Яз – ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Яз - безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Шуның өчендер, «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре яз җиткәч үткәрелә торгандыр?!

«Себер йолдызы» яшьлек, матурлык, байлык, яңа хисләр, мәхәббәт, горурлык, көрәш, җыр-моң, шатлык, бәхет төшенчәләрен берләштерә.

Мин шушы бәйгедә катнашып, үземә дуслар таптым, белемнәремне арттырдым, сәләтләремне үстердем, туган телемдә иркен итеп сөйләшә алдым, үз халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре турында белемнәремне ныгыттым, иң әһәмитлесе - рухи дөньямны баеттым, әхлакый тәрбия алдым.

«Себер йолдызы» дәрәҗәсенә лаек булуым үзем өчен, әти-әниемә, әбекәемә, барлык туганнарыма һәм дусларыма зур горурлык булды. Бу бәйгедә катнашуым үземә ышанырга, һәрвакыт белемгә омтылырга өйрәтте. Бүген дә мин үз өстемдә эшлим, профессиональ яктан камилләшәм, үсәм, халкым алдында сынатмаска тырышам!

«Себер йолдызы» бәйгәсендә мин өлкәбезнең күренекле, иҗади һәм сәләтле кешеләре белән таныштым, төрле мастер-классларда катнаштым. Мин алар белән горурланам, алардан үрнәк алып торам! Төрле характерлы, төрле карашлы, сәләтле, үзенчәлекле яшьләрне җыеп, аларны берләштерү өчен зур көч куясыз. Безнең тормышларыбызны үзгәртә торган, иң яхшы яшьләрне, татар халкының лаеклы вәкилләрен тәрбияли торган кешеләргә – укытучыларга, проектның җитәкчеләренә, оештыручыларына, спонсорларына мин рәхмәтемне белдерәм. Зур рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен!

14-20Зур рәхмәт һәрвакыт минем янымда булган сеңлемә, әти-әниемә, әбекәемә, туганнырмыма, дусларыма һәм тынышларыма, мәктәптәге һәм университеттагы укытучыларыма, өлкәбезнең күренекле һәм зур кешеләренә, коллегаларыма, укучыларыма һәм ата-аналарга... Сезнең ярдәмегез, ышануыгыз белән мин җиңүләргә ирешәм!

«Себер йолдызы» бәйгесе тормышымның бер якты мизгеле булып калды! «Себер йолдызы» бәйгесендә катнашып мин үземә яңа сулыш, көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алдым!

Быелгы “Себер йолдызы” Төмән районының Талымхан авылы кызы Азалия Рамазанова, “Татар егете” Курган өлкәсендә яшәүче Рушан Кучкильдин булды.

Тулырак мәгълүматларны газетаның киләсе саннарында укырсыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836